Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга полиция хезмәткәрләре Татарстанда иң яхшылар рәтендә

2020 ел нәтиҗәләре буенча Алабуга районы ЮХИДИ бүлеге коллективы беренче категорияле эчке эшләр органнары арасында 2нче урынны алды.

Шулай итеп, бүлек хезмәткәрләре исерек килеш автомобиль белән идарә итүнең 366 очрагын ачыклаган. Узган ел Алабуга районында зыян күрүчеләр белән 89 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Бу узган ел белән чагыштырганда 37 очракка кимрәк. 12 кеше һәлак булган, бу 2019 елдагыга караганда өч очракка кимрәк. Бәхеткә, юл һәлакәтләрендә балалар арасында үлүчеләр юк. «Безнең эштә иң мөһиме — юл-транспорт һәлакәтләренең һәм юлларда үлем-китем санын киметү», — дип ассызыклады Алабуга районы буенча ЮХИДИ бүлеге башлыгы Әнәс Гаффаров. Ул шулай ук бу уңышларның аның коллективының гына казанышы түгел, район башкарма комитеты белән уртак эш нәтиҗәсе булуын билгеләп үтте. Чөнки район җитәкчелеге ярдәме белән шәһәрдә яңа тротуарлар барлыкка килә, юллар төзекләндерелә, ясалма тигезсезлекләр куела. Моннан тыш, узган ел ике юл чатындагы элекке светофорлар заманча светодиодлыларга алыштырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев