Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга предприятиеләре коронавируска каршы көрәштә ярдәм күрсәтә

“Алабуга” МИЗы резидентлары коронавирус таралу куркынычы аркасында барлыкка килгән катлаулы ситуациядә шәһәргә ярдәм итәргә әзер.

Әйтик, “Полиматиз” компаниясе битлекләр тектерү өчен тукылмаган материал бирде, аннан тегелгән битлекләр өлкән яшьтәге кешеләр белән элемтәдә торучы социаль хезмәткәрләргә тапшырылачак. “Форд Соллерс Алабуга” хезмәт транспорты бирәчәк. “ТН-Алабуга” халыкның якланмаган төркемнәре өчен кирәкле продуктлар белән социаль пакетлар әзерләячәк.

“Алабуга” челтәрле инфраструктура компаниясе булып тора, шәһәрнең һәм махсус икътисади зонаның критик мөһим объектларын электр һәм су белән тәэмин итүне башкара. Бу көннәрдә идарәче компания, стратегик мөһим объектлар, мәсәлән, хастаханәләр, медицина битлекләрен җитештерү өчен материал җитештерүче предприятиеләр су һәм электр белән тәэмин ителсен өчен, махсус режимда эшли. “Барлык кирәкле саклык чараларын үтәп, без эшне дәвам итәбез”, – диләр МИЗда.

Хәзер дөньяда, чыннан да, катлаулы эпидемиологик вәзгыять барлыкка килде, шуңа бәйле рәвештә, дәүләтнең, компанияләр һәм шәхси затларның җайга салынган эше генә тиз арада хәлне тотрыкландыруга ярдәм итә алачак.

фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев