Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга предприятиеләрендә куркынычсызлык чаралары көчәйтелде

Сәнәгать предприятиеләре эшенең туктап торуы заводларның эчке бюджетына гына түгел, ә тулаем илнең икътисади хәленә дә тискәре йогынты ясый.

Бу көннәрдә азык-төлек сәнәгате предприятиеләре генә азмы-күпме отышлырак хәлдә, алар аңлаешлы сәбәпләр аркасында үз эшчәнлекләрен туктатмады. Ләкин, экспертлар фикеренчә, кризис аларга да тәэсир итәчәк. Без укучыларга коронавирус таралу куркынычы белән бәйле рәвештә азык-төлек җитештерү белән шөгыльләнүче предприятиеләрдә нинди куркынычсызлык чаралары күрелүе турында сөйләгән идек.

Шундый ук чаралар бу көннәрдә сәнәгатьнең башка тармакларында эшли торган, мәҗбүри рәвештә туктап торганнан соң эшләрен яңартып җибәрүче предприятиеләрдә дә үтәлә.

Әйтик, полипропилен капчыклар җитештерү белән шөгыльләнүче “Камполибэг” ТК ҖЧҖ предприятиесендә 6 апрельдән янә эшкә керешкәннәр. Предприятиенең директоры Ирина Дәүләтшина сөйләвенчә, эшләмичә торган бер атна вакыт завод җитәкчелеге тарафыннан көчәйтелгән куркынычсызлык режимына күчү өчен кулланылган.

“Алабуга” МИЗы матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, бүген 36 резидент-предприятиедән 15е, мәсәлән, “Полиматиз” АҖ, “П-Д Татнефть-Алабуга Стекловолокно” ҖЧҖ, “Белая Дача Алабуга” ҖЧҖ һәм “РМА Рус” ҖЧҖ эшли. Тагын берничә предприятие өлешчә яки “читтән торып” эшли. Мәсәлән, “Роквул-Волга” ҖЧҖ яки “Алабуга аккумулятор заводы” ҖЧҖ. Якын арада 11 предприятие (әйтик, “Армстронг Билдинг Продактс” ҖЧҖ, “Хухтамаки Фудсервис” ҖЧҖ, “Форд Соллерс Алабуга” ҖЧҖ) үз эшчәнлеген яңартырга планлаштыра. Ә 4 завод, әйтик, “Вертикаль-Алабуга” ҖЧҖ һәм “Алабуга-Волокно” ҖЧҖ кебекләр, вакытлыча эшләми һәм кайчан эшли башлаячагы әлегә билгеле түгел.

Махсус икътисади зонаның маркетинг һәм пиар бүлеге җитәкчесе Елена Пегушина ышандырганча, бүгенге көндә эш дәвам иткән предприятиеләрдә коронавирус таралуга каршы көрәшкә юнәлдерелгән куркынычсызлык чаралары көчәйтелгән. Якын арада эшне яңадан башларга ниятләгән заводлар җитәкчелеге алдына да шундый ук шартлар куелган.

Алабуга автомобиль заводына килгәндә, ул 31 марттан, дежур персоналдан тыш (электр энергетикасы һәм канализация эшен тәэмин итүче кешеләр), үз эшчәнлеген вакытлыча туктатты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев