Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев «Алабуга» футбол командасы белән очрашты

Очрашуда катнашучылар шәһәр спорт мәйданчыклары базасында футболны үстерү, шулай ук яшьләр арасында футбол белән кызыксыну уятырлык кайбер фикерләрне уртага салып сөйләштеләр. 

Район башлыгы, спорт күрсәткечләре яхшы булсын өчен, спортчыларны җентекләп сайлау мөһимлеген ассызыклады. Бүгенгә, алабугалыларның барлык спорт казанышларына карамастан, статистика куандырмый. Мисалга, балалар-яшүсмерләр спорт мәктәпләрендәге 2 мең 138 укучыдан 22 кеше генә спортның төрле төрләрендә беренче разрядка ия. Йөзүдә хәлләр тагын да аянычрак — биш ел эчендә спорт мастерына бер генә кандидат әзерләнгән. 

Ә бит Алабугада спорт белән шөгыльләнү өчен менә дигән урыннар бар — Боз сарае, Үзәк стадион, Җиңел атлетика манежы, ике спорт комплексы. Бу матди-техник объектларны карап тотуга күп ресурслар тотыла. Мәсәлән, 6нчы микрорайондагы «Чемпион» спорт комплексында су хәзерләү, тәрәзәләрне алыштыру буенча эш бара, түбәне төзекләндерергә ниятлиләр. Боз сараенда яңа индивидуаль җылыту пункты урнаштыру тәмамланып килә. 

Моннан тыш, спортчыларга матди булышлык күрсәтү мәсьәләсен дә күтәрделәр. Әйтергә кирәк, бүген спорт үсешенә иганәчеләрне җәлеп итү буенча зур эш бара.

Торак йортлар ишегалларында һәм шәһәр мәгариф учреждениеләре территорияләрендә урнашкан спорт мәйданчыкларына махсус игътибар бирелде. Мисалга, 9нчы мәктәп территориясендәге футбол кырында шактый егет шөгыльләнә, ләкин, кызганыч, аны кадерләп тотмыйлар. Нәтиҗәдә — мәйданчык өслеге куптарылып беткән, челтәр ертык, чүп-чар аунап ята. Һәм шундый күренеш бер анда гына түгел. Мәсәлән, Әнвәр Бакиров исемендәге 1нче музыка мәктәбе янындагы футбол мәйданы акрынлап чүплек базына охшап, спиртлы эчемлекләр куллану урынына әверелә бара. 1нче һәм 8нче мәктәпләрнең спорт мәйданчыклары торышы да канәгатьләнерлек түгел. Рөстәм Нуриев белән очрашу барышында футболистлар әнә шундый проблемаларны телгә алды. Район башлыгы җавабында, беренче чиратта, бу мәсьәләне нәкъ менә өлкән буын спортчылар үз кулына алырга тиеш дип белдерде: җаваплы кешеләр беркетергә, даими рәвештә уен-күнегүләр үрнәге күрсәтергә, шуның белән яшь футболчылар саны да ишәер иде. 

Шулай ук спорт корылмалары тирәсен төзекләндерү турында да сүз булды. Киләсе елда әлеге урыннарда чәчәк атып утырган түтәлләр булдыру яхшы булыр иде, дип билгеләп үтте район башлыгы.

Район башлыгы белән очрашудан соң, Әлмәт һәм Алабуга командалары арасында уен булды, һәм безнең футболчылар 1:0 исәбе белән җиңде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев