Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга район үзәк хастаханәсендә яңа томограф эшли башлады

Ул «Татарстан Республикасында йөрәк-кан тамырлары авыруларына каршы көрәш» милли проекты кысаларында сатып алынды.

Урнаштыру эшләре июль аенда башланды. Бу вакыт эчендә бинаны һәм яңа җиһазларны эксплуатацияләүгә әзерләү буенча зур эш башкарылды: кабинетка капиталь ремонт ясалды, яңа компьютер техникасы урнаштырылды, гентри һәм пациентның өстәлен монтажлау эшләре башкарылды, кабель системалары салынды, эш станцияләре тоташтырылды һәм урнаштырылды, параметрлар урнаштыру һәм калибрлау эшләре башкарылды, сканерлау беркетмәләренә үзгәрешләр кертелде. 

Рентгенкабинет мөдире — табиб-рентгенолог Галиев Азат Ришат улы билгеләп үткәнчә, аппарат авыруларны диагностикалау өчен принципиаль яңа мөмкинлекләр ача. 

«Ул кеше организмында шеш, травматик һәм ялкынсыну процессларын төгәл билгеләргә сәләтле». Хәзер аппарат тест режимында эшли: көненә 10 кеше, егәрлеге көненә 25 кеше.

Күчмә томограф элекке графикта эшләвен дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев