Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга районы башлыгы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләренә күрсәткән батырлыклары өчен рәхмәт белдерде

21 һәм 22 августта Алабуга районында 9,8 гектар мәйданда урман янгыны булган.

Бүген гомумшәһәр планеркасында район башлыгы МЧС хезмәткәрләрен урман янгыннарын сүндерүдә күрсәткән батырлыклары өчен бүләкләде. 

21 һәм 22 августта Алабуга районында 9,8 гектар мәйданда ике урман янгыны чыккан иде. Алабуга янгын сүндерү һәм коткару гарнизоны шәхси составының оператив һәм профессиональ гамәлләре аркасында ут зур мәйданга таралмады һәм «Урман әкияте» балалар сәламәтләндерү лагеренә күчүгә юл куелмады. 

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча 75нче янгын сүндерү бүлеге башлыгы Шумилов Евгений акчалата бүләк белән бүләкләнде. 

Кыюлык, фидакарьлек өчен акчалата бүләк белән шулай ук янгын часте хезмәткәрләре дә бүләкләнде: каравыл башлыгы ярдәмчесе Перевезенцев Александр, аерым пост бүлеге командиры Дәүләтшин Рамил, өлкән янгын сүндерүче Галактионов Александр, янгын сүндерүчеләр Низамов Илшат һәм Шведчиков Дмитрий.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев