Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга районы башлыгы коронавирустан прививка ясатты

Рөстәм Нуриев вакцинацияләүнең мөһимлеген билгеләп үтте.

Бүген Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриевка коронавирус инфекциясеннән прививка ясадылар. Прививка алдыннан район башлыгының температурасын һәм кан басымын үлчәделәр.

Рөстәм Нуриев вакцинацияләүнең мөһимлеген билгеләп үтте. Район башлыгы белдергәнчә, ул инде коронавирус инфекциясе белән авырса да, алга таба тагын авырмас өчен прививка ясаган.

-    Мин катлаулы формада авырмадым, тик моның бер рәхәтлеге дә юк. Өч көн минем температура күтәрелде, беренче атнада тән температурасы шулай үзгәреп торды. Авыруның икенче атнасы депрессиврак узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев