Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев алабугалыларны Ураза бәйрәме белән котлады

Гасырлар дәвамында бу бәйрәм үзе белән иң изге һәм якты башлангычлар алып килә, диелә аның котлавында.

Кадерле алабугалылар! Хөрмәтле мөселманнар!
Сезне чын күңелдән Ураза тәмамлану һәм бөек Ураза бәйрәме белән котлыйм.

Гасырлар дәвамында бу бәйрәм үзе белән иң изге һәм якты башлангычлар алып килә. Ул рухи яңарыш шатлыгын бүләк итә, игелек кылу теләге уята, кешеләрне якынайта, җәмгыятьтә игелек, мәрхәмәтлек һәм үзара хөрмәт идеалларын раслый, ислам диненең мәңгелек рухи хәзинәләре тирәнлеген ача. Бу изге көннәрдә һәр мөселман өчен изге гамәлләр кылу, ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә карата кайгыртучанлык һәм мәрхәмәтлелек күрсәтү мәслихәт. 
Барлык мөселманнарга, барлык алабугалыларга тынычлык һәм иминлек телим! Ураза бәйрәме якты һәм шатлыклы булсын, күңел тынычлыгы, гаилә җылысы һәм татулык китерсен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев