Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев Белем көне белән котлый

Алда торган уку елы Алабугада 1 мең 196 бала өчен тәүгесе һәм 300дән артык унберенче сыйныф укучысы өчен йомгаклый торганы булачак.

Кадерле мөгаллимнәр, укучылар, ата-аналар, хөрмәтле Алабуга муниципаль районы халкы!
Белем көне белән иң җылы тәбрикләүләр кабул итегез!

Алда торган уку елы Алабугада 1 мең 196 бала өчен тәүгесе һәм 300дән артык унберенче сыйныф укучысы өчен йомгаклый торганы булачак. Бүген районда сыйфатлы белем алуга бар шартлар да булдырылган. Мәгариф оешмаларының педагогик практикасында өлкән буын укытучыларының бай тәҗрибәсе, һөнәри зирәклеге һәм яшь белгечләрнең инициативалыгы яраша.
Мин беренче сыйныфка баручы һәр укучыга мавыктыргыч ачышлар, аңлаучан укытучылар һәм ышанычлы дуслар телим. Уку һәрчак куандырсын, түземлек, үҗәтлек һәм максатка омтылганлык уңыш китерсен.
Мөгаллимнәр мәктәп бусагасында үз укучыларын дулкынланып көтә, чөнки алар алдында җаваплы бурыч тора — балаларны белем иленә лаеклы озатучылар булып, туган ягыбызга мәхәббәт һәм илебез өчен горурлык тәрбияләү.
Кадерле укытучылар! Сезнең педагогик сәләтегез, зирәклек һәм түземлегегез бәрабәренә районның киләчәге — акыллы, белдекле, уңышлы кешеләр кулында. Һөнәрегездә югары нәтиҗәләр, кызыксынучан һәм ихтирамлы укучылар телим!
Хөрмәтле ата-аналар! Яңа кичерешләр һәм борчулар вакыты җитә. Сезнең тарафтан балаларыгызга аеруча игътибар һәм ярату таләп ителә. Җылы гаилә шартларында алар уку эшчәнлегендә нәтиҗәле катнашып, җәмгыятьтә үз урынын таба алачак. 
Барыгызга да ныклы сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс көч, кызыклы һәм вакыйгаларга бай тормыш, шатлыклы һәм бәхетле кичерешләр телим. Яңа уку елы һәркем өчен мавыктыргыч һәм бәрәкәтле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев