Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев гражданнарны шәхси сораулар буенча кабул итте

Аларның мөрәҗәгатьләре су белән тәэмин итү, җир һәм төзекләндерү мәсьәләләренә кагылышлы иде.

Алабугада гражданнарны шәхси сораулары буенча кабул итү булды. Аларның мөрәҗәгатьләре су белән тәэмин итү, җир һәм төзекләндерү мәсьәләләренә кагылышлы иде.
Марина Прохорова Дурова урамында яши. Аның йорты Чапаев, Мәскәү һәм Урман урамнары киселешендә урнашкан. Биредә даими рәвештә яңгыр һәм кар сулары җыела, йорт подвалларын су баса. Моның сәбәбе — дөрес урнаштырылмаган яңгыр канализациясе. Биредә яшәүчеләр башкарма комитетка мөрәҗәгать иткән, әмма чаралар күрелмәгән. Район башлыгы 10 көн дәвамында шундагы вакытлыча яңгыр канализациясен төзекләндерергә кушты. Киләсе елга бу участокны коммуникацияләр реестрына кертәчәкләр.
Николай Мельников һәм Ирина Удальцова район башлыгына янгыннан зыян күрүчеләр буларак мөрәҗәгать итте. Быел июнь аенда Горький урамындагы ике хуҗалыкка исәпләнгән шәхси йорт янды. Район башлыгы гаиләләрне торакка мохтаҗлар буларак исәпкә куюны йөкләде. Әйтергә кирәк, аларга 100әр мең сум акча түләгәннәр инде.
Бу көнне район башлыгына 11 кеше мөрәҗәгать итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев