Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев гүзәл затларны Халыкара хатын-кызлар көне белән котлый

Кадерле әниләребез, әбиләребез, хатын-кызларыбыз!

Чын күңелдән сезне Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итәм!
Хатын-кызның сере һәм көче дөньяны елмаюы һәм назы белән үзгәртә белүдә, өйдә уңайлылык һәм җылылык булдыру, балалар үстерү, без — ир-атлар турында кайгырту, безнең өчен терәк һәм ышанычлы тыл булуда.
Табигый зирәклегегез, игелегегез нәтиҗәсендә сез безнең өчен гаилә кыйммәтләрен саклыйсыз, якыннарыгызга ярдәм итәсез, аларның хаталарын гафу итәсез, югары үрләргә ирешергә илһамландырасыз.
Бәйрәм көнендә озын гомер һәм сәламәтлек, күңелегездә яз, шатлыклы көннәр һәм якты өметләр күбрәк булсын дигән изге теләкләрне кабул итегез!
Дулкынландыргыч язгы бәйрәм мохите сезгә бик күп бәхетле минутлар, яңа көч һәм аралашу шатлыгы бүләк итсен, якыннарыгызның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп яшәргә насыйп булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев