Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев Халыкара балаларны яклау көне белән котлый

Җәйнең бу беренче бәйрәме безгә һәр балага бәхетле балачак тәэмин итүдә җаваплы булуыбызны искәртә, диелә аның котлавында.

Кадерле дуслар!
1 июньдә без Халыкара балаларны яклау көнен билгеләп үтәбез.

Җәйнең бу беренче бәйрәме безгә һәр балага бәхетле балачак тәэмин итүдә җаваплы булуыбызны искәртә.
Балалар — илебезнең киләчәге. Алабуга районында сәләтле буын үсеп килә. Безнең балалар даими рәвештә спорт һәм иҗади конкурсларда, фестивальләрдә җиңеп килә, бар юнәлештә дә алдынгылыкка омтыла.
Без аларны хупларга ашкынабыз һәм, балаларыбыз бәхетле, үзләренә ышанган, уңышлы булсыннар өчен, бөтен көчебезне бирәбез.
Барлык балаларны бәйрәм белән котлыйм һәм җәйге бик яхшы ял, туганнары һәм дуслары белән аралашу шатлыгы, яңа ачышлар һәм якты кичерешләр телим! Балаларның бөтен хыяллары тормышка ашсын, якыннары аларны кайгыртучанлык һәм яратуга урасын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев