Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга районы башлыгы үсентеләргә даими су сибәргә кирәклекне искә төшерде

Шулай ук үлән чабу буенча кисәтүләр дә белдерелде.

Үткән атнада шәһәр хуҗалыгы буенча узган киңәшмәдә район башлыгы Рөстәм Нуриев яшел үсентеләргә даими су сибәргә һәм үләнне чабып торырга кирәклеген искәртте.

Хәзер һава кызу, су сибү бик мөһим. Чәчәклекләр су күрә әле, ә менә агачлар кибеп утыра.

− Бөтенләй су сипмисез. Нефтьчеләрдән югарырак, Тынычлык проспектында юкәләр кибә башлаган, − дип Рөстәм Мидхәт улы Төзекләндерү һәм яшелләндерү идарәсе башлыгы Марсель Сәфиуллинга мөрәҗәгать итте.
Үлән чабуга карата да кисәтүләрен белдерде. Чабылмаган урыннарда ул инде билгә җитә.

— Дүрт-биш кеше бөтен шәһәдә триммерлар белән чабып йөри. Былтыр гына чапкычлар алган идек, манипуляторны бер тапкыр да күрмәдем. Техника бар бит безнең, кайда ул? — дип кызыксынды район башлыгы.

Марсель Сәфиуллин аңлатуынча, әлеге техникада эшләүче авырып киткән, шуңа күрә эш тоткарланган.

Юлларны, «Безнең ишегалды» программасы буенча ишегалларын төзекләндерү һәм урамнарны яктыртуны үзгәртеп кору график буенча бара. 
Киләчәккә планнарны да ачыкладылар. Кышын И.И.Шишкинның музей —йорты тирәсендә таучыклар төзергә ниятлиләр. Бу атнада аның проектын тәкъдим итәчәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев