Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга районы башлыгы шәхси сораулар буенча кабул итте

Рөстәм Нуриевка үз сораулары белән шәһәр һәм район авылларында яшәүче 14 кеше мөрәҗәгать итте. 

Алабугада район башлыгының атналык кабул итүе булды. Рөстәм Нуриевка үз сораулары белән шәһәр һәм район авылларында яшәүче 14 кеше мөрәҗәгать итте. 

Һәр мөрәҗәгать итүченең үз проблемасы бар, ул җитди тикшерү таләп итә. Гадәттәгечә, кешеләр торак, төзекләндерү һәм юлларны җыештыру сораулары буенча килгән. 

Колосовка авылында яшәүче Александр Талапин район башлыгына үзәк урамы буенча юлны асфальтлауда ярдәм итүне сорап мөрәҗәгать итте. Бу участок 500 метр тәшкил итә икән. Быел ул юл эшләре планына кертелмәгән, шуңа күрә аны 2022 елга төзекләндерергә ниятлиләр.

Александра Нужина, дүрт бала әнисе. Ел башында аның өч игезәк кызы туды. Әлегә яшь гаилә әти-әнисе белән бер фатирда яши. Хатын башлыкка торак шартларын яхшыртуда ярдәм сорап мөрәҗәгать итте. Нужиннар гаиләсенә торак бүлегенең ярдәме тәкъдим ителде һәм күп балалы гаилә кебек торак буенча чиратка басу өчен документлар җыярга тәкъдим ителде.

Бу көнне мөрәҗәгать итүчеләрнең барысына да аларның сораулары буенча аңлатмалар бирелде. Кайбер гражданнар кабат чакырылачак. Озак вакыт хәл итүне таләп итә торган проблемалар аерым хезмәт белгечләре тарафыннан каралачак.

Исегезгә төшерәбез, район башлыгына кабул итүгә 3-31-78 телефоны буенча язылырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев