Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга районы башлыгының Яңа ел котлавы

Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев алабугалыларны якынлашып килүче Яңа ел белән котлый.

Хөрмәтле алабугалылар!
Якынлашып килүче Яңа 2021 ел һәм Раштуа бәйрәмнәре белән ихлас котлауларны кабул итегез!
Катлаулы, әмма бик нәтиҗәле 2020 ел ахырына якынлашты. Быел кыенлыклар күп булды, әмма шул ук вакытта күп кенә җиңүләргә, казанышларга ирештек, сезнең белән бергә зур проект һәм планнарны тормышка ашырдык.
Барыбыз да киләсе елдан бары тик яхшы хәбәрләр, якты өметләр һәм шатлыклы үзгәрешләр генә көтәбез. Яңа елда проблемаларны бергәләп хәл итүне, районыбыз чәчәк атсын һәм һәр алабугалы биредә үзен бәхетле хис итсен өчен иң амбициоз максатларга ирешүне дәвам итәрбез дип ышанам.
Барчагызга да Яңа елда корычтай ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге, якыннарыгыз һәм туганнарыгыз белән аралашу шатлыгын тоеп яшәвегезне, районыбыз һәм барлык алабугалылар файдасына яңа идеяләр һәм казанышларга ирешүегезне телим!
Алабуга муниципаль районы башлыгы Рөстәм НУРИЕВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев