Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга районы Гари авылы мәчетле булачак

15 июньдә Алабуга районы Гари авылында яшәүче мөселманнар өчен зур әһәмияткә ия булган чара узды: биредә мәчет төзелә башлады.

Ул авыл һәм гомумән район мөселманнары өчен исәпләнгән. Олы юл янында урнашканга күрә, ул шушы юлдан йөрүче мосафирлар өчен дә яхшы мөмкинлек булачак.
Догалар укылганнан соң, махсус техника ярдәмендә төзүчеләр булачак мәчетнең нигезен сала башлады.


— Авыл халкы 2019 елда мәчет төзү турында теләк белдерде. Шуннан соң дини оешма барлыкка килде, имам сайланды, әзерлек эшләре — рәсми документлар, акча җыю, халык белән эшләү барды. Һәм, ниһаять, проект эшләнде, төзелеш башланып китте. Бу безнең Алабуга районында 12нче мәчет булачак. Һәм инде авыл, район мөселманнарын шушы изге эштә катнашырга чакырабыз. «Бердәмлектә — көч» — диелә халык мәкалендә дә. Шулай булганда, бу эшне Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән тиз арада башкарып чыгарбыз дип өметләнәбез. Киләчәктә бу мәчет авыл һәм район халкы, шушы юлдан йөрүче мосафирлар өчен динебезне ныгыту, милләтебезне үстерү, телебезне саклау өчен зур бер учак булыр дип ышанабыз, — диде Алабуга районы һәм шәһәре имам-мөхтәсибе Хәлим хәзрәт Шәмсетдинов.
Гари авылында яшәүче дин кардәшләребез мәчетнең ишекләре ачылуын зарыгып көтә, ул иман нуры белән тулып, халыкны берләштерә торган үзәккә әверелер дип өметләнәләр.

Фотолар Алабуга мөхтәсибәтеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев