Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга районы Илмәт авылында мөслимәләр җыены булды

Җыенда Алабуга шәһәрендә, Илмәт, Дөм-Дөм, Морт һәм Иске Юраш авылларында яшәүче төрле яшьтәге мөслимәләр катнашты.

Алабуга районы Илмәт авылында «Дөньяда иң матур тел — ул минем туган телем» исемле чара узды. Ул Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан оештырылган иде. Бу хакта мәгълүмат Алабуга районы мөхтәсибәтенең Инстаграмында урнаштырылган.

Җыенга Алабуга шәһәрендә, Илмәт, Дөм-Дөм, Морт һәм Иске Юраш авылларында яшәүче төрле яшьтәге мөслимәләр килде.

Очрашу Илмәт авылы балаларының Коръән сүрәләрен һәм аятләрен уку белән башланып китте. Аннан соң мөслимәләр күренекле галим Ризаэтдин Фәхретдин, Әхмәтсади Максуди, Шиһабетдин Мәрҗани тормышы һәм иҗаты турында чыгыш ясады. 

Җыен алга таба туган тел, дин турында сөйләшү-әңгәмә белән дәвам итте, мөнәҗәтләр әйтелде. Очрашуны Алабуга мөхтәсибәтенең хатын-кызлар белән эшләү өчен җаваплы Лилия ханым Фазлыева оештырган иде. Ул татар теле һәм ислам дине турында кызыклы һәм файдалы фактлар белән чыгыш ясады. 

Ахырдан төрле авыл мөслимәләре командалары арасында викторина үткәрелде. Җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды.

Ике сәгать дәвам иткән җыен өйлә намазы укып, чәй табыны белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев