Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга районы җитәкчесе Рөстәм Нуриев алабугалыларны Россия көне белән котлый

Хөрмәтле алабугалылар! Сезне илебезнең мөһим бәйрәме – Россия көне белән котлыйм!

Бу — безнең бердәмлегебез бәйрәме, Ватаныбыз, аның тарихы һәм мәдәнияте өчен, һәрвакыт көчен кызганмыйча хезмәт куйган, илне яклаган, аның үсешен тәэмин иткән халкыбыз өчен горурлык бәйрәме.
Россия — безнең уртак йортыбыз. Һәм аның иртәгә нинди булачагы һәрберебездән, һәр кешенең үз эше, үз гаиләсенең, шәһәрнең, районның, республиканың иминлеге һәм чәчәк атуы өчен җаваплылыгыннан тора.
Алабуга халкы өчен һәрвакыт өлкән буын турында кайгырту, мохтаҗларга ярдәм итү бик мөһим булды. Коронавируска каршы көрәш барган катлаулы чорда бу аеруча ачык күренә башлады, ул чакта һәркем мохтаҗларга ярдәм кулы сузарга ашыкты — махсус икътисади зонаның эре предприятиеләреннән алып, мәктәп укучыларына кадәр. Һәркем файдалы булырга тырышты. Бу безнең һәрберебезнең илебезнең үсеше һәм чәчәк атуына керткән үз өлеше.
Бу тантаналы көндә барлык алабугалыларга күңел җылысы һәм игелекләре өчен рәхмәт белдерәсем килә, барыгызга да сәламәтлек, мәхәббәт, иминлек һәм уңышлар телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев