Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга районы җитәкчесе Рөстәм Нуриев гражданнарны кабул итүне телефон аша үткәрде

Халык белән мондый аралашу форматы изоляция режимы ахырына кадәр дәвам итәчәк.

Кабул итүдә барлыгы 8 мөрәҗәгать тыңланды. Әйтик, Александр Медведев Идарәче компаниянең яңартылган мәгълүматны игъланнар тактасына куймавына, шулай ук йорт яны территориясенең тиешенчә төзекләндерелмәвенә зарланды. Тиешле хезмәтләрнең башкарылган эшләр турында хисап тотуларына карамастан, Рөстәм Нуриев, санитар-эпидемиологик вәзгыять үзгәргәннән соң, алабугалының яшәү урынына шәхсән барырга вәгъдә итте. Ришат Сафин терлек көтү өчен җир участогы бүлеп бирү үтенече белән мөрәҗәгать итте. Әнвәр Ильясов соравы уңай якка хәл ителде, ул кабул итүдә шәһәр пекарняларында икмәк бәяләренең артуы мәсьәләсен күтәргән иде. Халык белән мондый аралашу форматы изоляция режимы ахырына кадәр дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев