Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга районы җитәкчесе Ватаннан читтә хәрби бурычларын үтәгән россиялеләрне искә алу көне белән котлый

Хөрмәтле алабугалылар!

15 февральдә без Ватаннан читтә үзләренең хәрби бурычларын үтәгән россиялеләрне искә алу көнен билгеләп үтәбез.

Бу көнне без тыныч вакытта интернациональ бурычларын үтәүчеләрне, батырлык һәм профессиональлекләре, югары гуманизм һәм шәфкатьлелекләре дөньяның күп почмакларында хөрмәт белән искә алынган кешеләрне хөрмәтлибез.

Без һәлак булган геройларның якты истәлеге алдында баш иябез һәм җирдә тынычлык хакына үзләренең хәрби бурычларын намус белән үтәгән һәм исән кайткан ватандашларыбызның батырлыгы өчен рәхмәт белдерәбез.

Бу истәлекле көндә барлык алабугалыларга тыныч күк йөзе, йортларда җылылык һәм уңайлылык, бәхет һәм иминлек телим. Бу дата безнең йөрәкләрдә мәңгегә батырлык, антка тугрылык һәм хәрби намус символы булып калсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев