Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга районы Хлыстово авылында булган янгыннан соң, күп балалы гаиләгә ярдәм кирәк

Узган ял көннәрендә Хлыстово авылында янгын чыгып, күп балалы гаилә йортсыз калды.

Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең 15нче янгын сүндерү-коткару бүлегенең 75нче янгын сүндерү-коткару бүлеге башлыгы Евгений Шумилов хәбәр иткәнчә, йортның януы турында хәбәр 25 апрельдә 3 сәгать 56 минутта кабул ителгән. Янгын урынына 75нче янгын сүндерү бүлегенең кизү каравылы килгән.
Нәтиҗәдә, 1нче фатирның янкормасы, гомуми мәйданы 136 квадрат метр булган өйнең түбәсе янган. Һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк. Янгын сүндерү бүлекчәләре килеп җиткәнче 8 кеше, шул исәптән 4 бала эвакуацияләнгән. Барлыгы 18 кеше һәм 5 берәмлек техника җәлеп ителгән. Янгынның беренчел сәбәбе — электр җиһазларын кулланганда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу.


Битараф булмаган алабугалылар күп балалы гаиләгә кулдан килгәнчә булыша. Кемдер кием-салым, ә кемдер җиһаз һәм акча белән ярдәм иткән. Теләге булган һәркем 639002629016091695 Сбербанк картасына акча күчереп, ярдәм кулы суза ала, карта +7-965-610-55-21 (Сафина Фәнүзә Әхмәтгали кызы) телефон номерына бәйле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев