Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга районы Поспелово авылында юлчылар өчен мәчет ачылды

Мәчет төзелешкә җир биргән Эдуард Гайнетдиновның мәрхүм хәләл җефете Дилә истәлегенә аталган.

М7 трассасында Поспелово авылы янында мөселманнар өчен зур һәм шатлыклы вакыйга булды — анда яңа мәчет үз ишекләрен ачты.
«Дилә» мәчете 2018 елда күмәк көч белән төзелә башлый. Кемдер финанс яктан ярдәм итсә, кемдер турыдан-туры төзелештә катнаша. Шулай итеп, игелекле кешеләр үз өлешен кертә. Ул уңайлы урында урнашкан, анда җирле халык кына түгел, юлчылар да намаз укый алачак.
Тантаналы вакыйгада Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров, Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев, район имам-мөхтәсибе Хәлим хәзрәт Шәмсетдинов, күрше районнарның имам-мөхтәсибләре һәм башкалар катнашты. 
Рөстәм Нуриев мәчет төзелешендә хезмәт куйганнарга рәхмәтләрен җиткерде, халыкка игелекле хезмәт итсен, бер дә буш тормасын иде, дигән теләкләрен белдерде. Ул мәчетләрнең үсеп килүче буынны тәрбияләүдә ролен билгеләп үтте.
Хәлим хәзрәт Шәмсетдинов үз чыгышында яңа мәчет ачылу бар район өчен зур вакыйга булуын ассызыклады. Равил хәзрәт Зөфәров Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән җылы котлау сүзләрен җиткерде, Мөхәммәд Пәйгамбәр салләллаһү гәләйһи вә сәлләмнең хәдисләрен әйтеп, мәчет салуның ни кадәр саваплы гамәл булуы хакында сөйләде:
— Пәйгамбәребез әйтә: «Кем Аллаһ ризалыгы өчен мәчет корса, Аллаһ ул бәндәсенә шул мәчет мисалында җәннәттә йорт төзер». Мәчет төзергә булышу, бу эшкә үз өлешеңне кертү бик тә саваплы гамәл. Аллаһ йортлары динебезне, милләтебезне, ана телебезне саклый торган, балаларыбызга, якыннарыбызга күркәм сәгадәтләр бирә торган күркәм урыннардан булсын иде.
Мәчет төзелешендә хезмәт куйганнарга Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәтенең Рәхмәт хатлары тапшырылды. Шундыйларның берсе — мәчет төзүгә җир биргән Эдуард Гайнетдинов, Аллаһ йорты да нәкъ менә аның мәрхүм хәләл җефете Дилә истәлегенә аталган.
— Аллаһ йорты күмәк көч белән сафка басты. Һәр кеше үзенең өлешен кертергә тырышты. Бу эшне хуплаганнары өчен район җитәкчелегенә, аеручы Рөстәм Мидхәт улына зур рәхмәт. Әлеге мәчет Алабуганың тагын бер визит карточкасы булыр дип ышанабыз, — диде Эдуард Гайнетдинов.
Рухи йортның төзелешенә шушы авылның аксакалы Әгъләм Тимергалиев зур өлеш керткән. Ул шушы олы һәм изге эшкә ничек алынуы, мәчет төзергә ниятләгәч тә, Аллаһы Тәгаләнең аның юлына гел яхшы кешеләр генә чыгарып торуы турында сөйләде.
Мәчеттә ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен аерым тәһарәт алу бүлмәләре, аерым намаз заллары бар. Матур, заманча итеп төзелгән яңа мәчет һәркемнең күңеленә хуш килде. Тантанада чыгыш ясаган һәр кеше, шушы гүзәл мәчеткә килеп, гыйбадәт кылып, вәгазьләр тыңлап, иманыбызны ныгытырга язсын, дип теләде. 
Аллаһ йорты тышкы гүзәллеге белән генә түгел, эчке бизәлеше белән дә бик матур булып, ерактан ук нур чәчеп, тирә-якка ямь биреп балкып тора. 
Ачылу тантанасыннан соң, мөселман-кардәшләребез мәчет эченә узып намаз укыды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев