Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга районы авыл җирлекләрендә яңа башлыклар сайланды

Районда оештыру сессияләре тәмамланды. Кичә депутатлар Лекарево, Яковлево, Олы Елово, Поспелово, Олы Качка һәм Бехтеревода башлыклар сайлады.

Көн тәртибенә 5 мәсьәлә куелды:
1. Авыл җирлекләре Советлары депутатларын сайлаулар нәтиҗәләрен игълан итү.
2. Җирлек башлыкларын һәм Алабуга муниципаль районының сайлап куелучы органына җирлек вәкилен сайлаулар буенча яшерен тавыш бирү мәсьәләсе буенча хисап комиссиясе составын сайлау.
3. Җирлек башлыгын сайлау.
4. Алабуга муниципаль районының сайлап куелучы органына җирлек вәкилен сайлау.
5. Җирлек башлыгы урынбасарын сайлау.

Нәтиҗәдә бу көнне 5 җирлектә башлыклар депутатларның бердәм карары белән кабат сайлап куелды, ә менә Лекарево җирлегендә яңа башлык итеп Марат Мәсәлимов сайланды. "Иң мөһиме - халык белән уртак тел табу кирәк",- дигән киңәшен бирде район башлыгы Геннадий Емельянов яңа куелган җитәкчегә. Ә Лекарево авыл җирлегенең моңа кадәрге башлыгы Клавдия Парамоновага күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен бүген Алабуга районы башлыгы тарафыннан имзаланган Рәхмәт хаты тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев