Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга районы Бехтерево авылында отчет җыелышы булды

Традицион очрашулар район җитәкчелегенең шәхси кабул итүе белән башлана һәм җирлек башлыгының ел буена башкарылган эшләр турында хисап тотуы белән дәвам итә.

Быелгы беренче хисап сессиясе Бехтерево авылында узды. Биредә, авыл мәдәният сараенда, авыл хезмәтчәннәренең шактые җыелган - актлар залы тулы иде. Әйтергә кирәк, җирлек башлыгы Николай Кусакинның эшчәнлеген канәгатьләнерлек дип танырга карар кылдылар.

Район башлыгы урынбасары Зөлфия Сөнгатуллинага үзләрен борчыган сораулар белән биш кеше мөрәҗәгать итте.

Мәсәлән, Гөлсинә Раимҗанова Бехтеревода мини-футбол мәйданчыгы төзү турында гозерен белдерде. Ул хәзерге вакытта җирлектә 500 бала булуын хәбәр итте, һәм алар бер дә тик утырмый - мөстәкыйль рәвештә футбол капкасы эзерләгәннәр дә, аны кырда урнаштырганнар. Моннан тыш, авылда хоккей корты бар, аны да авылда яшәүчеләр корып куйган. Зөлфия Сөнгатуллина авыл кешеләренә активлык өчен мактау сүзләре әйтте һәм футбол мәйданчыгы төзү 2017 елга республика программасына кертелер, дип вәгъдә итте.

Икенче берәү, Алсу Сәяхова, беренче чиратта, Геннадий Емельяновка авыл балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрнең әти-әниләре исеменнән олы рәхмәт белдерде. Үткән ел алар район башлыгыннан мәктәпкәчә учреждениенең эш тәртибен үзгәртүләрен сораганнар иде, аларның теләге үтәлде.

− Хәзер балалар бакчасы 12 сәгать эшли, биредә ике төркем оешкан, бакчага барлыгы 49 бала йөри. Без моңа бик шат. Быел 3 бүлмәдә идәннәрне алыштырдылар, әмма әлегә бер мәсьәлә кала: түбәнең яртысы алыштырылды, яртысы - юк, − диде Алсу Сәяхова.

− Әйдәгез, бүген сессиядән соң барып карыйбыз. Смета төзергә кирәк, табигый, төзекләндерү тәмамланырга тиеш, − дип җавап бирде Зөлфия Сөнгатуллина.

Шулай ук Бехтеревода даруханә ачу, Гари авылында балалар мәйданчыгы төзү, җир кишәрлекләрен рәсмиләштерү турында сүз булды. Бер мөрәҗәгать тә игътибарсыз калмады, хәер, былтыр да шулай булган иде. Никой Кусаев үзенең чыгышын нәкъ менә 2015 елда район башлыгы белән очрашу вакытында халыктан алынган мөрәҗәгатьләр буенча башкарылган эшләр турында хисаптан башлады:

− Иң башта минем үткән елда Геннадий Емельянов тарафыннан шәхси кабул итүдә бирелгән күрсәтмәләрнең үтәлүен җиткерәсем килә.

2015 елда эшләнгән эшләр:

- Полевая һәм Гусев урамнарында, Смычки тыкрыгында юл төзекләндерелгән;

- халыктан җыелган ирекле салым акчаларына һәм республика бюджетыннан алар исәбенә бүлеп бирелгән субсидия хисабына Бехтерево һәм Гарида 2 спорт мәйданчыгы төзелгән;

- Бехтерово һәм Гари авылларында урам яктырткычлары төзекләндерелгән;

- зиратларны карап тору буенча муниципаль программа кысаларында зират юлы төзекләндерелгән, Бехтерево зиратына капка куелган;

- авыл җирлеге территориясендә законсыз чүплекләрне бетерү буенча зур эш башкарылган;

- авыл җирлегенә керә торган урында стела куелган;

- җәмәгать пассажир транспорты өчен тукталыш павильоны урнаштырылган;

- су белән тәэмин итү корылмаларына (скважинага, су каланчасына һәм суүткәргеч торбага) паспортлар әзерләнгән;

- карт агачлар киселгән;

- авыл җирлеге башкарма комитетына җиһаз сатып алынган;

- урам исемнәре һәм йорт саннары язылган такталар булдырылган.

2016 елга планнар:

- Бехтеревоның Широкая урамындагы 940 метрлы юлны төзекләндерү;

- Гари авылындагы Мәктәп урамында газүткәргеч төзү буенча проект эшләрен төгәлләү;

- СОВ-Бехтерево суүткәргечен тоташтыру;

- зират территорияләрендә төзекләндерү эшләрен дәвам итү;

- Республиканың "Торак пунктларда урам яктыркычларын төзекләндерү" программасы буенча авыл урамнарына яктырткычлар урнаштыруны дәвам итү;

- Гари авылында чистарту корылмасын төзү өчен проект экспертизасын алу.

Сабина КАЧАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев