Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга районы Илмәт авылында Корбан ашы үтте

Илмәт авылының мәдәният йортында мәчет мөтәввәллияте һәм җирле үзидарә тырышлыгы белән менә инде өченче ел рәттән җәмәгатьчелек белән Корбан ашы уздырыла.

Быел 1 октябрьдә уздырылганы бигрәк тә оешкан төстә һәм югары кимәлдә үтте кебек (җөмләдән, авыл мәдәният йортында пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләмнең туган көне - гыйнвар аенда, 2014 елдан башлап, җәмәгатьчелек илә Мәүлид кичәсе билгеләп үтү дә күркәм традициягә әйләнде). Аның шулай булуы Өлкәннәр бәйрәменең дә нәкъ менә шушы көнгә туры килүе белән аңлатыла булса кирәк. Иркен фойега тезелгән сый-нигъмәт тулы өстәлләр артына саны 8-9 дистәдән дә ким булмаган хатын-кыз һәм ир-ат утырган. Чакырылган кунаклар арасында Алабуга шәһәр-районының имам-мөхтәсибе Хәлим хәзрәт Шәмсетдинов, Татарстан Аксакаллар Шурасы рәисе Раиф хаҗи Галиев, Алабуга ит-консерв комбинаты директоры, авылыбыз депутаты Равил әфәнде Фазлиахмәтов (ошбу киң күңелле, юмарт затның даими рәвештә авыл мәчетенә финанс ярдәме күрсәтеп торуын, менә бу юлы да мәдәният йорты үзешчәннәре өчен концерт костюмнарына акча тулы саллы гына конверт тапшыруын әйтергә кирәк, хәер, исемлекне дәвам итсәк - өч-дүрт төрле, хәләл иттән әзерләнгән казылыкны да сый итеп ул алып килгән) та бар. Авыл имамы кыска нотык тотып, мәҗлескә килүчеләрне икеләтә бәйрәм (үткән Корбан гаете һәм Өлкәннәр көне) белән котлаганнан соң сүзне имам-мөхтәсиб Хәлим хәзрәткә бирә. Хәлим хәзрәт чыгышын Корьән сүрәләреннән аятьләр уку белән башлый, мөселманнарны ел дәвамында көтеп алынган дини бәйрәмнәре белән тәбрикли, Аллаһ ризалыгы өчен корбан чалучыларны,биредә җыелып сый-хөрмәт күрүчеләр өчен өлеш чыгаруларына рәхмәтләрен белдерә. Вәгазендә ул Дөм-Дөм авылында мөселман балалар лагере оештырылуына да туктала, һәм киләсе җәйдә ир балаларга гына түгел, кызлар өчен дә андый лагерьның оештырылачагын әйтә, ата-аналарны бу лагерьга балаларын җибәрергә өнди. Җәмәгать, чыннан да, нишләп әле безгә балакайларыбызны нибары бер атналык лагерьга җибәрмәскә ди, аннан ни зыян? Файда гына булыр, иншаллаһ. Җирле үзидарә рәисе Рәзимә Мингалимова да илмәтлеләрне, Ядегәр һәм Көектән килүче өлкәннәрне бәйрәм белән котлады. Мәчет мөтәвәллияте белән җирле үзидарәнең байтак проблемаларны уртак тел табып чишүләренә сөенүен белдерде, киләчәктә дә конструктив эшчәнлеккә өметләнүен әйтте. Мәҗлесне алып баручы мәдәният йорты җитәкчесе Фәүзия Төхбәтуллина микрофон янына Раиф хаҗи Галиевны чакыра. Раиф ага илмәтлеләрнең Корбан гаете мәҗлесләрен, Мәүлид кичәләрен шулай җыелышып билгеләп үтүләренә соклануын белдереп, киләчәктә башка сала мөселманнарының алар үрнәгенә иярүләрен тели; Ислам дине кушканча яшәргә һәм ата-аналарны яшь буынга вә милли тәрбия бирергә чакыра. Аннан соң сүз алган Нәсимә абыстайның нотыгы да эчтәлекле һәм гыйбрәтле. Аерым алганда ул мондыйрак сүзләр әйтте:

- Әле ничә генә ел элек Өлкәннәр көнен хәмер тулы өстәлләр, мәҗлестән соң карт-корыны тәм-том янына аракы шешәсе тыгылган пакет биреп каршылый идек. Ул чагында Рәфкат хәзрәт белән киңәшеп (хәзер мәрхүм инде, урыны җәннәттә булсын), табыннан "шайтан суы"н алдыртуга ирештек, күчтәнәчкә дә хәмер салдыртмый башладык. Моны кайберәүләр авыр кабул итте, дулап, бәйрәм чарасына йөрүдән туктаучылар да табылды. Шөкер, мондый заманнарны да уздырдык, авылыбыз иман нуры белән тулды. Кышкы кичләрдә мәчеттә дини укулар да оештырабыз. Кырык елдан артык Илмәт авыл китапханәсе мөдире булып эшләгән Мәдинә Хәйруллина, ветераннар советы рәисе Сәкинә Шакированың чыгышлары да кызыклы һәм мәгънәле булды. Авыл мулласы Вәлиҗан хәзрәт мәчеттә 5 вакыт азан яңгыравын (онытыла язган: Ядегәрдән Нәсимә Кәримуллина чыгышында кайбер көннәрне азан тавышының 3 километр ераклыктагы үз авылларына кадәр ишетелүен әйтте) уртак тырышлык нәтиҗәсе дип бәяләде.

- Адәми затның берничә тел белүе, башка диннәргә һәм телләргә хөрмәт белән каравы яхшы нәрсә, шул ук вакытта без - мөселман татарлар һәм шулай булып калырга тиеш тә, - диде ул. Мәҗлестәгеләрдә мәдәният йорты директоры Фәүзия ханымның мөнәҗәтләр җырлавы да уңай тәэсир калдырды. Халык, киләчәктә дә шулай җыелышырга язсын дигән теләк белдереп, таралышты.

Фирдәвес ХУҖИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев