Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга районы Морт авылы балалар бакчасында яңа төркем ачылды (+ фото)

Авыл халкы тагын бер төркем кирәклеген сорап, район башлыгы Геннадий Емельяновка "түгәрәк өстәл" барышында гыйнварда мөрәҗәгать иткән иде.

- Ел башында балалар бакчасында төрле яшьтәге балаларны берләштергән 10 урынлы бер төркем эшли иде, - ди шәһәр мәгариф идарәсенең мәктәпкәчә белем бирү бүлеге башлыгы Татьяна Исламова. - Шул ук вакытта бакчага 20 бала йөри иде. Читтән килүчеләр күбәю белән бәйле рәвештә, Мортта халык саны арту сәбәпле, шул исәптән мәктәпкәчә яшьтәге балалар саны да, "Электрон балалар бакчасы" системасында чират барлыкка килде.

2014нче елның 15нче гыйнварында ата-аналар бу мәсьәлә белән район башлыгына мөрәҗәгать иткәннәр иде, Геннадий Емельянов төзекләндерү эшләрен үткәрүгә, җиһазлар сатып алуга, тагын бер төркем ачу өчен, балалар бакчасы хезмәткәрләренең штат санына өстәмә ставкалар бүлеп бирүгә мөмкинлекләр табарга күрсәтмә бирде, - дип хәбәр итә Татьяна Владимировна.

Өч ай эчендә балалар бакчасында төзекләндерү эшләре башкарылды, электр үткәргечләрен, торбаларны алыштырдылар; өч яруслы караватлар, урын-җир кирәк-яраклары, кием шкафчыклары, өстәлләр, урындыклар сатып алдылар. Өстәмә төркемне ачу тантанасыннан соң, бакчага 30 бала йөри алачак: беренче төркем - 1 яшь ярымнан 3 яшькә кадәр, һәм икенче төркем - 3 яшьтән 7 яшькә кадәр.

Авыл халкы, бигрәк тә ата-аналар бик шат, чөнки хәзер балаларга мәктәпкәчә белем бирү мөмкинлеге бар, аларның эшләү, матди хәлләрен ныгыту, хуҗалык эшләре белән шөгыльләнү өчен вакытлары барлыкка килде. Бакчага баласын йөртүче әниләрнең берсе әйтүенчә, ул декрет ялында һәм өченче баласын көтә, шуңа күрә яңа төркем ачылу аның өчен бик зур ярдәм булып тора.

Налия КАСЫЙМОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев