Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга районы Морт авылында мөнәҗәтләр һәм бәетләр кичәсе үтте

Кичә ахырында әрвахлар рухына дога кылынды, соңыннан аятьләр укылды.

Морт авылы мәдәният йортында Хәтер көненә багышланган мөнәҗәтләр һәм бәетләр кичәсе узды.

Халкыбызның күңел җәүһәрләре, мирасы булган, динебезне һәм рухыбызны саклаучы мөнәҗәтләр кичәсендә авылда яшәүче хатын-кызлар катнашты. Бәйрәм өстәл артында, бәет һәм мөнәҗәтләр белән үрелеп барды. Авылның сәнгать сөюче, үзләре дә шигырьләр, мөнәҗәт-бәетләр чыгаручы әби-апаларның чыгышлары нур өстенә нур булды.

Морт урта мәктәбендә гомере буе балаларга белем һәм тәрбия биргән Фәния апа Галиева Хәтер көне турында сөйләде, аның киләчәк буын яшьләрен тәрбияләүдә булган әһәмиятен ассызыклады. Фәния апа Галәлетдинова, Алфира апа Әхтәмова, Флера апа Мөхәммәтҗанова, Гөлфинә апа Гаффанова мөнәҗәтләр һәм бәетләр укыды, кичәдә шулай ук туган илгә, әти-әниләргә мәдхия җырланды.

Кичә чәй табыны янында барды. Һәркем бу көнне тәмледән-тәмле ризык алып килергә тырышкан: табын өстендә җиләк-җимеш тә, камыр ашлары да мулдан иде. Бәйрәмгә җыелган әби-апалар мөнәҗәтләрнең кешегә тәэсире, рухи-тәрбияви кыйммәтләре, тирән моң, олы мәгънәгә ия булулары турында сөйләште, алардан алган тәэсирләре белән уртаклашты. Мөнәҗәтләрне әйтәләр дә, көйлиләр дә, җырлыйлар да. Алар беркемне дә битараф калдырмый, уйландыра, тәэсирләндерә, күңелләребезне халкыбызның бай мирасы белән бәйли. Кичә ахырында әрвахлар рухына дога кылынды, соңыннан аятьләр укылды.

- Мондый очрашулар ешрак булсын иде, алар күңелләребезгә рухи азык бирә, йөрәкләребезгә дәрт өсти. Безне шундый кичәләргә тагын чакырыгыз, - дип таралышты кунаклар. Бәйрәмне авыл җирле үзидарәсе башлыгы Фаиз Закиров, мәдәният йорты мөдире Гөлфинә Гаффанова һәм сәнгать җитәкчесе Фәрдия Шаһидуллина оештырды. Табын корырга, кичәне оештыруда ярдәм иткән Рәшидә Фәйзуллина, Альмира Зиннәтуллина һәм Зәлия Садыйковага да кичәдә катнашучылар зур рәхмәт белдерде.

Фәридә ӘСКӘРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев