Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга районы Морт авылында яңа клуб октябрьдә ачылачак

Алабуга районында иң зур авыл клубы төзелеше ахырына якынлаша. Төзүчеләр фаразы буенча, күп функцияле мәдәният учагы Морт авылында октябрь аенда ачылырга тиеш.

Исегезгә төшерәбез, төзелеш нигезенә беренче таш быелның февралендә салынган иде. Төзелеш эшләре июньдә башланды.

- Бүгенге көндә монда бизәү эшләре башкарыла. Электр утын кертүне төгәлләп киләбез, җылыту системасын урнаштыруга керешәбез, өлешчә төзекләндерү эшләре дә эшләнелә. Клуб 90 процентка әзер дияргә була, - дип сөйләде безгә "Рубас" җәмгыяте директоры Фаад Эдеев.

Авылда күпфункцияле үзәк булдыру эшләрендә 15 оста көч куя. "Төзелеш материалларын тагын алып килсәләр, өстәмә эшче куллар да кирәк булачак", - диләр подрядчылар. Әлегә алар бер генә авырлык белән очрашты.

Фаад Эдеев әйтүенчә, тиздән салкыннар башланачак, димәк тышкы челтәрләр буенча эшне дә тизләтергә кирәк, ә сусыз һәм газсыз моны эшләп булмый. Моннан тыш, объектны инженерлык әзерлеге белән дә тәэмин итәргә кирәк. Әлегә моңа акча юк.

Бинаны төзү һәм аның тирә-ягын төзекләндерү эшләре 13,5 миллион сумга төшәчәк. Морттагы клуб "Авыл клублары төзү" республика программасы буенча төзелгәнгә күрә акча Татарстан казнасыннан бүлеп бирелде. Республика программасын Татарстанда бер ел элек гамәлгә ашыра башладылар. Ул өч елга исәпләнгән. Узган елда әлеге программа кысаларында Алабуга районының Поспелово саласында да мәдәният йорты ачылды.

Хәзер Морт халкы яңа клубның ачылуын түземсезләнеп көтә. Утыз еллык тарихы булган иске мәдәният йорты тузган, җиһазлар да әлләни түгел, бүлмәләрдә һәрвакыт салкын. Ә бит монда авыл советы да, китапханә дә урнашкан. Яңа клубта барысы да яңача булыр, дип ышана авыл халкы.

- Яңа клубны түземсезлек белән көтәбез. Җылы, якты булыр дип ышанабыз. Яңадан-яңа чаралар үткәрү өчен дә бик күп мөмкинлекләр ачылачак. Биредә тамаша һәм уку залы, уен һәм компьютер бүлмәсе булачак, китапханә белән авыл советы да шушында урнашачак. Ә авыл халкының яңа клубны ничек көткәнен белсәгез! - ди Мортның күпфункцияле үзәге директоры Гөлфинә Гаффанова.

Мортта 900дән артык кеше яши. Яңа клуб 300 тамашачыга исәпләнгән. Биредә түгәрәкләр санын да арттырырга җыеналар. Әлегә монда 22 түгәрәк эшли.

2015 елга кадәр (республика программасы нәкъ шул елда тәмамлана) Яковлево саласында да мәдәният йорты төзү планлаштырыла. Быелның көзендә исә муниципалитет акчасына төзелә торган тагын бер клуб эшли башлаячак. Ул Дөм-Дөм авылында ачылачак. Узган елда җирле казна исәбенә төзелгән клуб Гари саласында ачылган иде.

Агач клублар төзү проектын Алабуга районы башлыгы тәкъдим итте. Республикада бүрәнәдән торгызылган башка шундый корылмалар юк. Димәк, райондагы әлеге төзелешне үзенә күрә уникаль проект дип атарга була.

Лира ДАУТОВА

Артем КОРНИЛОВ фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев