Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга районы сөтлебикәләре сөтне күбрәк бирә башлаган

Үткән айда районның авыл хуҗалыгында һәр сыердан уртача 445 килограмм сөт савып алынды, бу үткән елгы дәрәҗәгә караганда 23 процентка артык.

Һәрвакыттагыча, "Яшь көч" агрофирмасы җитештерүчеләре алда бара. Биредә һәр сыердан уртача алынган сөт күләме 2015 елдагы дәрәҗәдән 24 процентка артып киткән һәм ул 604 килограмм тәшкил итә.

Район күрсәткечләре буенча икенче урында "Яңа Юраш" агрофирмасы (бер айда һәр сыердан 525 килограмм - үткән елдагыдан 75 килограммга артык сөт савылган), өченче урында - "Башак"авыл хуҗалыгы кооперативы (504 килограмм).

Авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә терлекләрнең нәтиҗәлелегенә ничек ирешүләре турында сорауга район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитиештерү бүлеге башлыгы Александр Косов:

- Бу нигездә терлекләрне тиешенчә ашатудан тора. Мисал өчен, "Яшь көч" агрофирмасында, традицион азыклардан башка, биологик актив өстәмәләрне киң кулланалар. Аларны Казаннан алып кайталар. Моннан тыш, мондагы фермаларга көн саен Мамадыш спирт заводыннан 10 тонна барда китерәләр. "Яңа Юраш" агрофирмасында да азык базасы нык. Өстәвенә, ашлык фуражын парландыралар, чөнки болай эшләүнең неәтиҗәсе күбрәк. Әйтергә кирәк, соңгы өч айда төп көтү 200 баш бозаулаган танага артты һәм аларны саву зоотехника белеменең бөтен кагыйдәләренә туры китереп оештырыла. "Башак" кооперативында да малларны ашату балансланган, - дип җавап бирде.

Бу хуҗалыкларда февраль башында да сыерлардан савып алынган сөт күләменең үткән елгы дәрәҗәдән артык булуы гаҗәп түгел. Дөм-Дөм фермаларында бүгенге көндә һәр сыердан 23 килограмм сөт савалар (0,8 килограммга артык), юрашлылар - 16, 9, аларның күрсәткече үткән елның шушы вакыты белән чагыштырганда, ярты килограммга күбрәк. "Якты Үзән" җәмгыятендә тәүлеккә бер сыердан 16,2 килограмм сөт савып алына, бу - 2015 елгы күрсәткечтән 3,4кә артык.

Шунысы игътибарга лаек, гыйнвар аенда җитештерелгән сөтнең күләме 1603 тонна булды. Бу үткән елдагы дәрәҗә белән чагыштырганда, 106 процент. Мөгезле эре терлекләр саны да 20гә артты.

Сарыклар һәм кәҗәләрнең баш санына килгәндә, районда алар Что касается поголовья овец и коз, оно в районе увеличилось на 435 башка артты һәм барлыгы 3294 баш булды. Атлар саны 251гә җитте, алар 22гә артты.

Бер сүз белән әйткәндә, район терлекчеләренең эше уңышлы гына бара.

Галина ВАДИМОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев