Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга районында боз кичүе ачылды

Чулман аша боз кичүе районның Покров авылы янында урнашкан. Ул 15 гыйнварда ачылды. Бу турыда Алабуга районы буенча ТР Гадәттән тыш хәлләр идарәсеннән хәбәр иттеләр.

Аңа кадәр биредә ТР кече су көймәләре буенча баш инспектор Юрий Венедиктов җитәкчелегендә эшләгән комиссия бозның калынлыгын һәм сыйфатын, юл билгеләрен һәм документ кәгазьләрен тикшерде. Норматив буенча, кичүдә боз калынлыгы 20 сантиметрдан да ким булмаска тиеш. Хәзер ул 30 сантиметр диярлек, ләкин, тикшерүчеләрнең сүзләренә караганда, документлардагы кайбер төгәлсезлекләрне бетерергә кирәк. Шулай ук җылыну пунктын җиһазлау тәмамланырга тиеш, биредә махсус өйрәтелгән кешеләр кизү торачак. Кыен хәлләр булганда, алар вакытында ярдәм күрсәтә алачак.

Җитешсезлекләрдән арыну өчен, 10 көн вакыт бирелгән. Юлның бу өлеше Түбән Камадан Казанга, Мамадыш яисә Алабугага юл тотучы, авырлыгы1,5 тонна булган җиңел автомобильләргә араны кыскартырга мөмкинлек бирә. Боз кичүенең озынлыгы - 1,5 км.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев