Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга районында терлекчелек комплексларын ремонтлау тәмамланды

Быел Алабуга районында 100 һәм 200 башка исәпләнгән 12 сыер абзары, ике бәрәңге һәм яшелчә саклагыч капиталь ремонтланды, 1 мең тоннадан артык сыйдырышлы ике силос-сенаж траншеясы сафка бастырылды.

Алабуга районы программада икенче елын катнаша, дип хәбәр иттеләр авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә. Терлекчелек биналарын, яшелчә саклагычларны һәм силос траншеяларын ремонтлау ТР бюджеты средствосы хисабына (финанслауның 30 проценты) тормышка ашырылды, ә калган эшләр авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең үз акчасы хисабына эшләнде.

Шушы максатларга барысы 93 миллион 798 мең сумлык чыгым тотылды, шул исәптән ТР бюджетыннан 26 миллион 942 мең сум акча бүлеп бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев