Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга районында урып-җыю ахырына якынлаша

Район буенча бөртеклеләр алып торган мәйданның 89 процентында игеннәр җыеп алынган. Арпа һәм язгы сабан бодаен гына суктырасы калды.

"Башак" авыл хуҗалыгы кооперативында урып-җыю 7 сентябрьгә 93 процентка тәмамланган, анда бөртеклеләр уңышын санаулы гектардан гына аласы калды. "Нократ таңнары" һәм "Яшь көч" агрофирмасында да эш ахырына якынлашып килә.

Бөртеклеләрнең уртача уңышы гектарыннан 19,7 центнер тәшкил итә, тритикале гектардан - 26, уҗым бодае - 21,2, арыш - 20,5 центнер. Бер гектардан бөртеклеләрнең иң күп уңышы "Яшь көч" агрофирмасында алынган - 24,4 центнер, "Яңа Юраш"та бу күрсәткеч 20,5 центнерга тигез.

Район авыл хуҗалыгы идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге башлыгы Александр Косов хәбәр иткәнчә, уҗым культуралары быел 8760 гектар мәйданны алып тора, бу планлаштырылганның 68 процентын тәшкил итә. Беренче булып бу эшне "Яшь көч" агрофирмасында башкарып чыктылар. "Башак" авыл хуҗалыгы кооперативында исә тиешле мәйданның 90 процентында эш тәмамланган, "Нократ таңнары" җәмгыятендә дә тәмамлану алдында. 17550 гектар җирдә туфрак төп эшкәртү үткән, бу планның 43 проценты. Район буенча алганда, күрсәткеч шундый, ә "Яшь көч" агрофирмасында ул 52 процент тәшкил итә. "Яңа Юраш"та беразга кимрәк.

Галина ВАДИМОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев