Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга районында узган елда 144 юл фаҗигасендә 21 кеше һәлак булган

Узган елда Алабуга районында 144 юл-транспорт фаҗигасе теркәлгән. Аларда 189 кеше зыян күргән, 21 кеше һәлак булган.

Татарстанда исә һәлакәтләр саны 5,4 меңгә җитә. Аларда 707 кешенең гомере өзелгән һәм 7 меңнән артык кеше төрле дәрәҗәдәге имгәнүләргә дучар булган.

Әлеге саннар Татарстан Республикасы ЮХИДИ подразделениеләре җитәкчесе Рифкат Миңнеханов җитәкчелегендә үткән конференциядә әйтелде. Автоһәлакәтләрдә торган саен күбрәк кеше гомере өзелә. Ә кыш-яз айларында бигрәк тә. Юл сакчыларының бу юлы җыелып сөйләшүләренә дә этәргеч шул булды.

Узган ел сатистикасына күз салсак, үлем белән тәмамланган фаҗигаләрнең күбесе кышын теркәлгәнен күрергә була. Мәсәлән, 2013 елның 8 декабрендә юл фаҗигасендә 11 кеше һәлак булган, ә 2014 елның 11-12 гыйнварында юлларда 12 кешенең гомере өзелгән.

Бу фаҗигаләр юл һәм һава шартлары үзгәрү нәтиҗәсендә килеп чыккан. Машина йөртүче бу нечкәлекләрне исәпкә алырга һәм аларны күздә тотып хәрәкәт итәргә тиеш, югыйсә. Һава температурасы -10 градус булганда тәгәрмәч һәм юл өслеге арасында берегү начарлана. Ә машина руле артында утыручы һава шартларының начар, юлның төзек булмавын, тайгалакны исәпкә алмыйча тизлекне арттыра, башка машиналарны зур тизлектә уза башлый. Ә бит аның башбаштаклыгы, уйлап һәм исәпкә алып бетермәве аркасында кеше гомере өзелә.

Шулай, 4 февральдә Югары Ослан районында көчле кар ява, күз күрүе начар була. "Хендай" автобусы шоферы начар һава торышында юл юнәлешен югалта, каршы як полосага чыга һәм йөк машинасына бәрелә. Җиңел һәм йөк машина шоферлары икесе дә шунда ук җан бирә, автобустагы тугыз пассажирның алтысы төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр ала.

Шул ук көнне шул ук сәбәпләр аркасында Саба районында тагын бер куркыныч юл фаҗигасе була.

Карлы-буранлы көнне "Лада Ларгус" машинасын йөртүче 50 яшьлек хатын-кыз, каршы як полосада машиналар булмавын тикшерми һәм "КамАЗ"ны узарга теләп, каршы як хәрәкәт полосасына чыга. Нәтиҗәдә, бу Лада машинасы балаларны көрәш секциясенә алып баручы "Фиат Дукато" автобусына бәрелә, автобус кюветка әйләнеп төшә. Хатын-кыз шофер һәм аның ике пассажиры алынган яралардан фаҗига урынында һәлак була. Автобуста балалар белән барган ике өлкән пассажир һәм 14 яшьлек өч бала төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр белән хастаханәгә китерелә.

Шуны да әйтергә кирәк, "Ларгус" машинасы белән идарә иткән ханым узган ике ел эчендә тизлекне арттырган өчен 52 мәртәбә (!) җавапка тартылган булган.

Безнең район өчен бу ел чагыштырмача тыныч башланды, тик инде 19 февральдәге куркыныч фаҗига һәркемне тетрәндерде. Кичке сәгать җиделәр тирәсендә М-7 автоюлының Алабуга участогында Honda Jazz шоферы машина тизлеген арттыра, каршы як хәрәкәт полосасына чыга һәм МАЗ йөк машинасына бәрелә. Нәтиҗәдә, җиңел машина руле артында утырган ир-ат һәм аның өч пассажиры (3 нче һәм 6 нчы класста укучы кызлар һәм аларның әнисе) фаҗига урынында һәлак була.

Кышын һава шартлары тотрыксыз, гел үзгәреп торучан була, ә юлның хәвефсез булуы шул исәптән табигатькә дә бәйле. Шул сәбәпле, кыш айларында барыннан да күбрәк ДТП теркәлә, диләр юл сакчылары. Декабрь аенда автоһәлакәткә эләккән машиналарның күбесендә җәйге яки бик иске кышкы көпчәкләр булуы ачыкланган. Ә кышкы тайгалак юлда моның куркыныч булуын сабый да аңлый торгандыр. Гыйнвар аенда буран вакытында каршы як полосага чыгу нәтиҗәсендә Чистай районында булган юл-транспорт фаҗигасендә 5 кеше һәлак булган, шуларның өчесе балалар; Питрәч районында шул сәбәп аркасында 4 кеше һәлак булган.

Автоһәлакәтләрнең төп сәбәбе - тизлекне арттыру

Торак пунктлардан читтәге юлларда машина тизлеге сәгатенә 90 километрдан артмаска тиеш. Бу - күз күрүе яхшы булганда шулай. Һава шарты начар булганда, юлда бозлавык күзәтелгәндә, тизлекне киметергә кирәк. Шоферлар хәрәкәт итү тизлеген дә томанда һәм буранда күз күрү ераклыгына карап билгеләргә тиеш. Юл кагыйдәләрен бозу фаҗигале нәтиҗәгә китерә. Юл һәм һава шартларына туры килерлек тизлекне сайлагыз, каршы як полосага чыгу белән бәйле куркыныч маневрлардан тыелып торыгыз. Кышкы айларда шиплы көпчәкләр куегыз. Тик әле шиплы резин куйдым да берничә елга оныттым, дип тынычланырга кирәкми: аларны гел тикшереп, кирәк булганда алыштырып тору мөһим.

Түләнмәгән штраф өчен - төрмәгә

Машина руле артына утыручы һәркем Рәсәй Федерациясенең административ хокук бозулар турында Кодексының 20.25 маддәсен төнлә уятып сорасалар, шартлатып әйтеп бирә белергә тиеш. Бу бигрәк тә юлда йөргәндә ашыгып та, соңыннан килгән штрафларны түләргә ашыкмаучылар өчен кирәк. Әлеге маддәдә сүз административ штрафны тиешле вакыт эчендә түләмәгән гражданнарның җаваплылыгы турында бара. Мәсәлән, штраф салган көннән башлап, аны 60 көн эчендә түләмәгән очракта, бу сумма икеләтә артачак. Алабуга ЮХИДИ бүлегенең пропаганда инспекторы Гөлшат Гиндуллина әйтүенчә, бу әле штраф түләүне озакка сузып йөрергә яратучылар өчен соңгы яңалык түгел.

- Түләнмәгән штрафның суммасы һәм аны түләмәү срогы күбрәк булган саен машина йөртүченең 15 тәүлеккә камерага эләгү мөмкинлеге дә арта. Әгәр моңа кадәр 100 сумлык штрафын билгеләнгән срокта түләмәгән машина хуҗасына административ хокук бозулар Кодексының 20.25 маддәсе буенча минималь җәза 200 сум һәм аннан күбрәк булса, хәзер түләнмәгән 100 сумлык штраф өчен минималь җәза 1000 сум тәшкил итә. Моннан тыш, административ штраф 30 көн эчендә түләнергә тиеш, - дип сөйләде безгә инспектор.

Алабуга ЮХИДИ бүлегендә хәбәр итүләренчә, узган елда 196 машина йөртүче штрафларын түләүне кичектереп килгән. Шуларның 13е суд карары буенча арест астына алынган, калганнары өчен штраф суммасы ике мәртәбә арткан.

Быелның гыйнвар аенда гына да юл кагыйдәләрен бозган өчен 117 беркетмә төзелгән, 117 кешегә штраф билгеләнгән.

Сүз уңаеннан:

Арест салынган 13 кешенең штрафлары 30 мең сум тәшкил иткән, бер алабугалы әлеге маддә буенча казнага 63 мең 400 сум бурыч җыйган.

Фәридә ӘСКӘРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев