Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга районында язгы кыр эшләренә әзерлек тәмамлана

Районның ике хуҗалыгында техниканы ремонтлау эше начар оештырылган.

Алабуга районының авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре язгы кыр эшләренә әзерлекне тәмамлый.

"Яшь көч", "Яңа Юраш", "Морт" һәм "Нократ таңнары" агрофирмаларында авыл хуҗалыгы техникасы - 100 процентлы әзерлектә, дип хәбәр иттеләр районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә.

Район буенча күрсәткечләргә килсәк, бүген районда тырмалау техникасы тулысынча әзер, чәчкечләр ремонтлау планы - 87 процентка, культиваторларныкы - 89 процентка, тракторларныкы 90 процентка үтәлгән. Бүгенге көндә артта баручы хуҗалыклар да бар. "Привольное" һәм "Сапфир" җәмгыятендә авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлау эше начар оештырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев