Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга районының Яковлево һәм Колосовка авылларында быел яңа китапханә төзеләчәк

Алабуга районында ике яңа күп функцияле үзәк төзелә. Авыл халкы өчен бик кирәкле булган китапханәләр дә бу үзәкләрдә урнашачак.

Хәзерге вакытта Татарстан районнарында үз эченә китапханәне дә керткән күп функцияле үзәкләр төзү буенча проект гамәлгә куела. 2014 елда Алабуга районында ике шундый үзәк Яковлево һәм Колосовка авылларында төзеләчәк. Авыл халкы өчен әһәмиятле булган китапханәләр дә шунда урнашыр дип көтелә.

"Авыл китапханәләре" проекты кысаларында яңа һәм инде эшләп килүче китапханәләрне заманча җиһазлар белән тәэмин итү буенча эш алып барыла. Проектның төп максаты - китапханәләрне заман таләпләренә туры китереп, аларның урыннарда социаль-мәдәни һәм мәгълүмати үзәк буларак үсешен тәэмин итү. Алабугада ел саен "Гаилә китабын - китапханәгә бүләккә" һәм "Китапка икенче тормыш бүләк ит" акцияләре уздырыла. Әлеге акцияләр ярдәмендә шәһәр һәм районның китап фонды даими тулыланып бара.

Рәсемдә: Алабуга районы Морт авылында узган елда ачылган күп функцияле үзәктә урнашкан китапханә бүлмәсе.

Алинә НӘБИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев