Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга районына Нидерландтан таналар алып кайттылар

Алып кайтыр алдыннан һәр терлекне ветеринар карап чыкты.

Бүген «Мир» җәмгыятенә 102 баш тана китерелде. Мөгезле эре терлекне ерак Нидерландтан кайтартканнар.

− Аларны иркендә тотачакбыз. Декабрьдән алар бозаулый башларга тиеш. Хәзер инде бездә зур эш башкарыла, савым сыерлары 660 баш калды. Уртача савым — 27,5 литр сөт тәшкил итә, — ди хуҗалык технологы Владимир Чайков. 

Алып кайтыр алдыннан һәр хайван ветеринар күзәтүе узган, Алабугага кайткач та таналар барлык карантин чараларын узачак. 

− Карантин чаралары бер ай дәвамында үткәреләчәк, шуннан соң карантин бетереләчәк, − дип аңлатты Алабуганың баш ветеринария табибы Евгений Мишурняев. 


Билгеләп үтик, бүгенге көндә «Мир» җәмгыятендә 1000 башка якын терлек бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев