Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга районында 2020 елгы чәчү эшләренә әзерлек бара

Язгы кыр эшләре – игенчеләрнең иң җаваплы имтиханнарының берсе якынлаша.

Март аенда районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре техниканы ремонтлауны төгәлләргә, язгы чәчү өчен әзерләнгән орлыкларны тагын бер тапкыр тикшерергә, минераль ашламалар запасы булдырырга ашыга. Соңгыларына килгәндә, алар авыл хуҗалыгы культураларыннан югары уңыш алу һәм туфрактан минераль ашламалар чыгаруны тулыландыру нигезе булып тора. Ашлама уңышны арттырып кына калмыйча, аның сыйфатын да яхшырта.

Шуны истә тотып, Татарстанда агымдагы елда гектарына 70 килограммнан артык тәэсир итүче матдә туплау бурычы куелды. Өстәвенә, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре 2020 ел уңышы өчен минераль ашламалар сатып алуга бюджет акчалары да ала алачак. Бу акчаларны чәчү мәйданы гектарына 35 килограммнан да ким булмаган тәэсир итүче матдә туплаган хуҗалыкларга биреләчәк.

Алар арасында, һичшиксез, Алабуганың “Якты үзән” ҖЧҖ дә булачак, анда март башына гектарына 35,4 килограмм тәэсир итүче матдә исәбеннән ашлама тупланган.

– Бүген бездә 150 тонна аммиак селитрасы һәм 100 тонна “катлаулы” (сложный) ашлама бар, – дип аңлатты ҖЧҖ җитәкчесе Фиргәт Сәлахов. – Субсидияләр кергәннән соң, ә бу якын арада булачак, тагын 200 тонна аммиак селитрасы сатып алачакбыз. Нәтиҗәдә, бер гектарга 50 килограммнан артык тәэсир итүче матдә булачак.

Чәчүлек материалына килгәндә, “Якты үзән” ҖЧҖендә ул җитәрлек, өстәвенә, орлыкларның барысы да кондицион, ягъни яхшы тишелешле. Артык орлыкны бу предприятие ел саен сата, быел да заказлар бар – аерым алганда, Яковлево орлыгы Малореченск басуларының бер өлешенә чәчеләчәк.

1100 гектар – быел “Якты үзән”дә бөртекле культуралар әнә шундый мәйдан билиячәк. Шунысы игътибарга лаек, 350 гектар мәйданда чәчеләчәк бодайдан һәм башка традицион культуралардан тыш, быел биредә беренче тапкыр 50 гектар билиячәк полба (бодайның аерым төре) игәргә планлаштыралар. Бу максат өчен орлыклар кайтарылган инде. Моннан тыш, чәчү әйләнешендә карабодай лаеклы урын алачак.

Фиргәт Сәлахов сүзләренә караганда, быел гектардан кимендә 30 центнер ашлык алу мөмкинлеге бар, бу узган елгы күрсәткечтән якынча 3 центнерга артыграк. Хуҗалыкта техника, шул исәптән күптән түгел генә сатып алынганы да, җитәрлек, һәм аның барысы да әзерлек сызыгында. Март азагы-апрель башында тагын ике яңа МТЗ-1221 тракторы киләчәк.

– Чәчүгә “Смаркарт” немец культиваторы, башка югары җитештерүчән техника җәлеп ителәчәк, бу исә тәүлегенә 160 гектардан да ким булмаган мәйданда чәчү эшләре башкару мөмкинлеге бирә, – дип төгәлләштерде Фиргәт Сәлахов. – Эш планы буенча барлык язгы кыр эшләре 15 көн эчендә башкарылырга тиеш. Дөрес, көне буе эшләргә туры киләчәк, без ел саен шулай эшлибез дә.

Кыр эшләрен финанслауга килгәндә, төп чыганак булып сөт кала, хәзер аны “Якты үзән”дә көн саен 6 тонна – узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 1,1 тоннага күбрәк тапшыралар. Бер сыерга исәпләгәндә 20 килограмм чыга. Бу малларның җитәрлек күләмдә сенаж, печән, салам һәм, әлбәттә, силос (нигездә, кукурузныкын) алуы ярдәмендә мөмкин була. Кукурузга быел тагын 250 гектар сөрү җире бирелүе очраклы түгел. Сыерлар рационында шулай ук азык чүпрәсе сизелерлек урын алып тора, ул Яковлево фермаларына күрше Мамадыштан көненә якынча 500 килограмм кертелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев