Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга районында 500дән артык гаилә янгын белдергечләре белән тәэмин ителәчәк

Алабуга районында 548 йортта бушлай 2192 янгын белдергече урнаштырылачак. Акциягә өч һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче гаиләләр, шулай ук керемнәре яшәү минимумыннан түбән булган, инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләр эләгә.

Бу хакта 75нче янгын часте начальнигы Евгений Шумилов хәбәр итте. Автоном янгын хәбәрчесе янгынны башлангыч стадиясендә ачыклау өчен билгеләнгән, ул төтен исе чыгуга эшли башлый һәм бинада булган кешеләргә сигнал бирә. Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча, республика бюджеты акчалары хисабына бу язда өч балалы 6863 аз тәэмин ителгән гаилә һәм инвалид балалар тәрбияләүче 14363 гаиләдә 85 меңгә якын хәбәр итүче җайланма бушлай урнаштырылачак. Исегезгә төшерәбез, бу хәйрия акциясе Татарстанда 2016 елдан бирле ТР Президенты кушуы буенча уза.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев