Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга районында 8 мең 430 кеше прививка ясаткан

Хәзерге вакытта Алабуга районында «ГамКовидВак» препараты белән вакцина ясыйлар, бу һәркемгә билгеле булган «Спутник V» һәм «ЭпиВакКорона».

Халыкта пандемия уяткан курку, шок, ышанмау хисләре ирексездән коронавируска каршы вакцинага да күчә.

2020 елның декабреннән башлап, илдә яшәүчеләрнең 18 яшьтән узганнарына, шул исәптән Алабуга районында да, каршылыклар булмаганда, COVID-19га каршы вакцина ясау кампаниясе үткәрелә.

23 июньгә бирелгән мәгълүмат буенча, безнең районда барлыгы 8 мең 430 кеше вакциналанган. Прививкадан һәркем үзен төрлечә хис итә — бөтенесе организмга бәйле.

− Прививкадан соң беренче-икенче тәүлекләрдә кыска вакытлы гриппка охшаш билгеләр — туңу, тән температурасы күтәрелү, баш авырту, гомуми хәлсезлек күзәтелергә мөмкин. Инъекция урынында шешү, кызару, авырту булуы бар, алар алдагы өч көндә юкка чыга. Вакцина алганнан соң авыр катлауланулар, үлем очраклары теркәлгәне юк, − дип хәбәр итә Алабуга үзәк район хастаханәсенең табиб-эпидемиологы Рания Низамеева.

Хәзерге вакытта Алабуга районында «ГамКовидВак» препараты белән вакцина ясыйлар, бу һәркемгә билгеле булган «Спутник V» һәм «ЭпиВакКорона». Соңгысы чикләнгән күләмдә.

Прививка — үзеңне һәм якыннарыңны COVID-19ның авыр узуыннан саклауның ышанычлы ысулы. Вирус сулыш алуның җитмәүчелеген китереп чыгарырга сәләтле, ул өлкән яшьтәгеләр һәм хәвефле төркемгә керүчеләр өчен аеруча куркыныч, тиз йогучан − авырый торган кеше белән янәшә булу да җитә. Шуңа да коронавируслы йогышлы авыру белән көрәштә вакцина ясату гына нәтиҗәле чара булып тора.

− Соңгы вакытта зарарлануның яңа очраклары теркәлә, Алабуга районында да COVID-19 белән чирләүчеләр саны арта, шуңа бәйле буларак, ковидлы амбулатор үзәккә һәм вакытлыча йогышлы авырулар госпиталенә мөрәҗәгать итүче пациентлар күбәя, — ди табиб-эпидемиолог. 

Безнең районда пандемия чоры дәвамында 181 кешенең «СOVID-19» диагнозы расланган. 

— Шуларның өчесе өйдә дәвалана, икесе госпитальгә салынды, 163 кеше сәламәтләнде, — ди Рания Низамеева.

Шунысы мөһим, безнең илдә вакцина дозалары бушлай. Кайбер илләрдә ковидтан вакцина җитештерерлек технологияләре, сатып алырга чаралары юк. Дәүләт җитәкчесе Владимир Путин, үз хаҗәтләребезне тулысынча канәгатьләндереп кенә калмыйча, чит ил гражданнарына да Россиягә килеп прививка ясату мөмкинлеген бирү өчен, фармацевтика сәнәгатенең алга таба да вакцина чыгаруны арттырырга әзер булуын билгеләп үтте. Ул шулай ук Россиянең балигъ булган һәр гражданы прививканы «югары дәрәҗәдә уңайлы, ирекле һәм бушлай» ясата алуын искәртте һәм россиялеләрне әлеге мөмкинлектән файдаланырга чакырды (4 июньдә үткән Петербург икътисади форумының пленар утырышындагы чыгышыннан).


Безнең редакция хезмәткәрләре дә нәкъ менә вакцинаның халыкны иммунлаштыруда нәтиҗәле чара булуын аңлый һәм прививка ясата. «Новая Кама» газетасының корректоры Ирина Коновалова прививкага әбисе Валентина Александровна белән бергә барган.

− Кызганыч, авыру кимеми, дәвам итә, шуңа күрә үзеңне һәм якыннарыңны саклау кирәк. Прививканың беренче өлешен миңа май башында ясадылар, аннан соң бераз температура күтәрелде, бер көн булды. Икенчесеннән соң мускуллар тартышты. Әбием вакцинаны бик яхшы кичерде, бернинди кыенлыксыз, − ди ул.

Хәбәрчеләр күп кеше белән аралаша, шуңа күрә прививка белән саклануның җитди чара булуын аңлый алар.

− Еш кына массакүләм чараларда булырга туры килгәнгә, прививка ясатуны кирәк таптым. Чираттагы әңгәмә барышында, яңа авыру турында сөйләшә башлауга, күпчелек әңгәмәдәшләрнең күзләре яшьләнә. Ковид белән бәйле югалтуларны, кайгылы мизгелләрне искә алу бик авыр. Миңа да бу хакта тыңлау җиңел түгел, һәм гаиләмнең шундый очракка эләгүен теләмим, − ди «Новая Кама» газетасы хәбәрчесе Чулпан Чебан.

Штаттан тыш хәбәрчебез Галина Кузнецова авыл тормышыннан язмалар әзерли, район кешеләре белән күп аралаша, шуңа күрә ул да прививка ясатты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев