Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга районында беренчел сайлаулар узды

Алабуга районында 25 майдан 30 майга кадәр «Бердәм Россия» партиясенең беренчел электрон тавыш бирүе узды.

Праймериз (беренчел сайлау) җирле үзидарә органнарына сайлаулар һәм ТР Дәүләт Советына өстәмә сайлаулар 37 бермандатлы сайлау округы буенча узды. Алабуга округы сайлаучылары ТР Дәүләт Советында депутат мандатына дәгъва кылучыны сайлады. Мандат Геннадий Емельянов Федерация Советына киткәннән соң бушаган иде. Кандидатларны сайлаучылар билгеләде.
Коронавирус пандемиясе аркасында праймериз «ябык модель» буенча үткәрелде. Һәм беренче тапкыр — махсус оештырылган электрон платформада.
Беренчел электрон тавыш бирүдә «Бердәм Россия» партиясе әгъзалары гына катнашты. Сайлаучылар исемлеге төзелде — Алабуга районы буенча 300дән артык кеше.
Сайлаучыларның күбесе «Алабуга» генераль директоры Тимур Шаһивәлиев өчен тавыш бирде. Праймеризда аның көндәшләре — студент Гаяз Миңнебаев һәм «Метроэлектротранс» МУП мәгълүмат технологияләре һәм элемтә дирекциясе директоры урынбасары Тимур Нигъмәтуллин булдылар.
«Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма комитеты үткәргән эш нәтиҗәләре буенча, Алабугада сайлаучылар актив тавыш биргән. Алар алдан ук тавыш бирү процедурасы белән танышкан. Техник сәбәпләр аркасында 6 кеше генә тавыш бирмәгән. Кандидатлар альтернатив нигездә сайланган. Онлайн-тавыш бирү нәтиҗәләре буенча сайлаучыларның 98,2 проценты тавыш биргән.
Искәртеп үтик, агымдагы елның сентябрендә Татарстанда Республика Президентын сайлаулар, массакүләм муниципаль сайлаулар, шулай ук РФ Дәүләт Думасына һәм ТР Дәүләт Советына бер округ буенча өстәмә сайлаулар узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев