Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга районында боз кичүе эшли башлады

Ул кичә, 17 декабрьдә көндезге 12.00дә ачылды.

Алабуга районында Кама аша боз кичүе ачылды. Мондый мәгълүматны Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә бирделәр.
Кичә, 17 декабрьдә көндезге 12.00дә Алабуга районында Кама елгасы аша боз кичүе эшли башлады. Ул Алабуга районының Покровский авылын һәм Түбән Кама районының Кызыл Чишмә бистәсен тоташтыра.
Боз кичүе тәүлек әйләнәсендә эшләячәк. Аның озынлыгы — 700 метр. Хәрәкәт ике яклы, бер полосаның киңлеге 20 метр. Кичүе кирәкле коткару чаралары белән тәэмин ителгән.
Бу Татарстанда быел ачылган дүртенче боз кичүе инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев