Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга районында эре мөгезле терлекләрне бердәм идентификацияләү системасын кертәчәкләр

Программа продуктын гамәлгә кертү операторы – “Республика мәгълүмат-хисаплау үзәге” АҖ.

2021 елдан башлап Россиядә эре мөгезле терлекләр санын бердәм идентификацияләү системасы гамәлгә кертеләчәк. Шушы көннәрдә ул Татарстанда да эшли башлаячак. Программа продуктын гамәлгә кертү операторы – “Республика мәгълүмат-хисаплау үзәге” АҖ. Барлык хайваннарга да уникаль номерлар биреләчәк, алар бердәм базада теркәләчәк. Әлеге номер махсус биркада яки чипта язылачак. Чиплаштыруның соңгы стадиясен ветеринария хезмәте башкара. Терлек бердәм номердан башка суюга алынмаячак.
Татарстанда пилот районнар буларак Арча һәм Балтач районнары сайлап алынган. Алабуга районында бу юнәлештәге эш белән “Мир” ҖЧҖ шөгыльләнәчәк. Кызыксындырган сораулар буенча түбәндәге номер буенча мөрәҗәгать  итәргә мөмкин: 8-800-444-16-70 (өстәмә номер - 8).

 

фото: agro.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев