Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга районында "Игелекле китерү" акциясе бара

Җирле бюджет хисабына 3956 азык-төлек җыелмасы сатып алынган.

Алабуга районында “Игелекле китерү” акциясе бара. Җирле бюджет хисабына барлыгы 3956 азык-төлек җыелмасы сатып алынган. Илдә килеп туган хәл һәм изоляция режимы аркасында, бүләкләрне вакытыннан алдарак, өлкәннәр ярдәмгә аеруча мохтаҗ чакта бирергә булганнар. Мондый карар муниципаль хакимият тарафыннан кабул ителде.

" Азык-төлек җыелмалары“сугыш балалары” категориясенә керүчеләргә китереләчәк, Алабугада һәм районда андый кешеләр 3379. Волонтерлар шулай ук “Сугыш елларында фидакарь хезмәте өчен” медале белән бүләкләнүчеләргә, сугыш елларында 6 айдан да ким булмаган хезмәт стажы булган гражданнарга, Бөек Ватан сугышында катнашучыларның тол хатыннарына, Венгриядә һәм Кореяда узган сугыш вакыйгаларында катнашучыларга, шулай ук әлеге сугышта катнашучыларның тол хатыннарына азык-төлек китерәчәкләр. Ветераннар азык-төлек җыелмаларын алды инде", – дип хәбәр итә Алабуга районы башлыгының матбугат хезмәте.

Алабуга районы җитәкчесе Рөстәм Нуриев, мәсәлән, 20 күп балалы гаилә өчен шәхси акчаларына азык-төлек сатып алды. “Күп кенә гаиләләр азык-төлеккә үз бюджетларының шактый өлешен сарыф итә, бүгенге шартларда бу тагын да актуальләшә. Хәзер хәйрия һәм адреслы ярдәм белән шөгыльләнер өчен иң яхшы вакыт, акциягә кушылырга чакырабыз”, – диде ул.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев