Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга районында ике КамАЗ бәрелешкән

Юл-транспорт һәлакәтендә ике кеше зыян күргән.

Бүген иртән Алабуга районындагы Алабуга-Ижевск автомобиль юлының 5нче чакрымында юл-транспорт һәлакәте булган. Бу хакта Алабуганың ЮХИДИ бүлегендә хәбәр иттеләр. 

68 яшьлек КамАЗ автомобиле йөртүчесе куркынычсыз тизлек һәм дистанция сайламау нәтиҗәсендә, «КамАЗ» автомобиле һәм аңа тагылган ярымприцеплы Шмитц машинасы белән бәрелешкән.

ДТП нәтиҗәсендә Алабуга үзәк район хастаханәсенә КамАЗның ике пассажиры китерелгән. Медиклар аларда сөяк сыну, төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре, баш мие селкенү, имгәнү, травматик шок диагностикалаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев