Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга районында “Ислам-тормыш рәвеше” җыены узды

Алабуга районының татар авылларында мөслимәләр очрашулары дәвам итә. Бу юлы олы җыен Иске Юраш авылында үткәрелде.

“Ислам – тормыш рәвеше” дип аталган очрашу мәчет кысаларына гына сыймады, ул зурлап авылның мәдәният йортында үткәрелде. Бу вакыйгага авыл халкы ныклап әзерләнде. Җыенга халык шактый җыелган иде. Аларның барысы да динне аңлатучы шундый зур чара үткәрелүенә сөенеп, шатланып килде. Өстәвенә очрашуга дип күрше Татар Дөм-Дөме, Морт, Илмәт авылларыннан һәм Алабугадан да мөслимәләр килгән иде. Әлеге җыен Иске Юраш авылы халкы өчен тарихта беренче җыелыш булды. Әйтергә кирәк, мондый чаралар үткәрү гадәткә кереп бара. Шундый очрашулар Татар Дөм-Дөме, Морт авылларында узды инде.

Җыен Иске Юраш авылының бүгенгесе һәм тарихы турында сөйләү белән башланып китте. Балалар Коръәннән сүрәләр укыды. Алабуга мөхтәсибе Хәлим хәзрәт Шәмсетдинов үз чыгышында авыл халкына ислам динен өйрәнү мөһимлеге, аның тормышыбызда чагылуы, динне һәрбер эш-гамәлләребездә кулланырга кирәк булуының әһәмияте турында ассызыклап үтте. Җыенның “Исламтормыш рәвеше”дип аталуы да шуны искәртә. Әлеге чараларның максаты бер – ислам динен тормыш гамәлләренә кертү. Бигрәк тә, ислам динен кечкенәдән балаларның күңеленә салып, өлкәннәр үзләре дә өйрәнеп, Коръән кушканча яшәү.

Җыенның икенче өлешендә Иске Юраш авылы мөслимәләре катнашучыларны дини бәйрәмнәр һам кайбер игътибарга алынырга тиеш булган көннәр белән таныштырды.

Бу чыгышлар шигырьләр һәм мөнәҗәтләр белән үрелеп барды. Алабуга районы мөхтәсибе Хәлим хәзрәт Шәмсетдинов Иске Юраш авылында ислам динен үстерүгә зур өлеш керткән кешеләргә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән рәхмәт хатлары тапшырды.

Җыенда катнашучылар мәчеттә бергәләп намаз укыды. Ахырдан чәй табыны артында викторина уздырылды. Очрашу авылга иминлек сорап, әрвахлар өчен дога кылып тәмамланды.

Алабуга мөхтәсибәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев