Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга районында коронавирус белән авыруның тагын бер очрагы расланган

Барлыгы 14 майга Алабуга районында коронавирус белән авыруның 31 очрагы теркәлгән.

Узган тәүлектә Татарстанда 61 яңа коронавирус инфекциясе очрагы ачыкланган. Аларның барысы да авырулар белән элемтә нәтиҗәсе. Бу хакта ТР буенча COVID-19га каршы көрәш штабы хәбәр итә.

20 кеше хастаханәгә салынган, 41 кеше өйдә дәвалана (аларда авыруның җиңел яки симптомсыз формасы).

Авыручыларның төп яшь төркемнәре түбәндәгечә: 18 яшькә кадәр – 1 очрак, 18дән 30 яшькә кадәр – 12 очрак, 30дан 50 яшькә кадәр – 18 очрак, 50дән 60 яшькә кадәр – 7 очрак, 60тан 70 яшькә кадәр – 13 очрак, 70тән 80 яшькә кадәр – 5, һәм 80нән 90 яшькә кадәр – 5 очрак.

Covid-19 расланган очраклар саны буенча торак пунктлардан Казан (24 очрак) һәм Яр Чаллы (25 очрак) алда бара. Әлки районында 2 очрак теркәлгән. Азнакай, Балтач, Югары Ослан, Чүпрәле, Алабуга, Яшел Үзән, Лаеш, Менделеевск, Тукай, Ютазы районнарында 1шәр очрак ачыкланган.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев