Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга районында коронавирус белән авыруның тагын бер очрагы теркәлгән

Узган тәүлектә Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясенең 91 яңа очрагы расланган.

Тәүлек эчендә Россиядә 83 төбәктә яңа коронавирус инфекциясенең 10 102 очрагы ачыкланган. Зарарланган кешеләрнең гомуми саны 155 370 кешегә җиткән. Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясенең 91 яңа очрагы расланган. Бу хакта ТР буенча COVID-19га каршы көрәш штабы хәбәр итә.

29 кеше хастаханәләргә озатылган, 62 кеше өйдә дәвалана, аларда җиңелчә яки симптомсыз авыру формасы.

Ачыкланган очракларның 89ы авыру белән якыннан аралашу нәтиҗәсендә килеп чыккан.

Авыручыларның төп яшь төркемнәре түбәндәгечә: 18 яшькә кадәр – 6 очрак, 18дән 30 яшькә кадәр – 9 очрак, 30дан 50 яшькә кадәр – 41 очрак, 50дән 60 яшькә кадәр – 22 очрак, 60тан 70 яшькә кадәр – 9 очрак, 70тән 80 яшькә кадәр – 3, һәм 80нән 90 яшькә кадәр – 1 очрак.

Covid-19 расланган очраклар саны буенча торак пунктлардан: Казан – 52, Яр Чаллы – 9; Түбән Кама, Лениногорск, Әлмәт, Кайбыч, Алексеевск, Мамадыш, Әтнә, Балтач, Спас, Югары Ослан, Яшел Үзән һәм Алабуга районнарында – берәр, Питрәч, Буа, Лаеш районнарында – 2шәр, Арча, Тукай, Биектау районнарында – 4әр очрак ачыкланган.

Бер көн эчендә 19 кеше (барлыгы — 164) терелгән

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев