Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга районында короновирустан прививканы 36 кеше ясаткан

Татарстанда «Спутник V» вакцинасының беренче фазасын 2,4 мең кешегә ясаганнар.

Бүгенге көнгә Алабуга районында короновирустан прививканы 36 кеше куйдырган. Барлыгы безнең районга 50 доза «Спутник V» вакцинасы кайтартылган иде. Беренчеләрдән булып вакцинацияне мәгариф һәм медицина учреждениеләре хезмәткәрләре үтте. 

Татарстанда «Спутник V» вакцинасының беренче фазасын 2,4 мең кешегә ясаганнар. Барлыгы республикага 6,9 мең доза вакцина кайткан. 

Вакцинация 18-60 яшьлек кешеләргә короновирустан саклану чарасы буларак күрсәтелгән. Вакцина биохимик юл нәтиҗәсендә табылган, аны ясаганда кеше өчен патоген булган вирус кулланылмый, аннан авыру мөмкин түгел, чөнки прививкада ул вирус юк. 

Прививка ясар алдыннан, вируска булган антитәнчекләрне тикшерәләр, терапевт тарафыннан прививка ясау өчен тикшерү үткәрелә. 18 яшьтән кечерәк булганнарга, анамнезда авыр аллергия, йөклелек, күкрәк белән имезү, кискен инфекцион һәм инфекцион булмаган авырулар, хроник авыруларның кискенләшүе булган очракта прививка ясалмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев