Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга районында үлем-китем сәбәпләре арасында беренче урынны кан әйләнеше системасы авырулары алып тора

Икенче урында – шеш авырулары.

Шеш һәм кан әйләнеше системасы авыруларын иртәрәк ачыклау чирне дәвалауны һәм яшәү озынлыгын яхшыртуда бик әһәмиятле. Төп күрсәткеч — өлкән буын вәкилләренең диспансер тикшерүен үтүе. Алабуга үзәк район хастаханәсенең баш табибы Рамил Сәфәров хәбәр итүенчә, 2020 елда пандемия һәм планлы эшләрне чикләү аркасында план үтәлмәгән. Кан әйләнеше авырулары буенча үлем очраклары 2019 ел белән чагыштырганда, 2020 елда 23,2 процентка арткан. Хезмәткә яраклы халык арасында үлүчеләр саны 60 процентка артык булган. Өлкәннәргә диспансер тикшерүе үткәрү планы Алабуга районы буенча быел — 15 мең 191 кеше тәшкил итә. Җиде ай эчендә диспансеризация барышында 5 мең 778 кеше каралган. Шул вакыт аралыгында 128 авыру беренче тапкыр ачыкланган, шуларның 31 очрагында шештән шикләнгәннәр. Шулай ук системалы авырулар: кан әйләнеше бозылуның 19 очрагы, шикәр чиренең 2 очрагы, ашкайнату органнары авыруларының 35 очрагы табылган. Әйтергә кирәк, диспансер тикшерүе кешенең яшенә һәм җенесенә карап уздырыла: 40 яшькә кадәр — өч елга 1 тапкыр, 40 яшьтән өлкәнрәкләргә — ел саен, беренче диспансерлаштыру — 18 яшьтә. Яңа коронавируслы йогышлы авыру (COVID-19) кичергән гражданнар тирәнтен тикшерү үтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев