Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга районында мәгариф һәм медицина учреждениеләре хезмәткәрләре вакцинация уза

19 гыйнварга барлыгы 105 кеше прививка ясаткан.

Узган ел ахырында беренчеләрдән булып вакцинацияне мәгариф һәм медицина учреждениеләре хезмәткәрләре уза башлады.
Узган елның 30 декабрендә шәһәр сырхауханәсендә 2нче татар гимназиясе директоры Рамил Әиров та коронавируска каршы прививка ясатты.

— Мин коронавируска каршы прививка ясаттым, чөнки авырыйсым һәм тирә-юньдәгеләрне куркыныч астына куясым килми, шул исәптән туганнарым һәм якыннарымны. Шуңа күрә барысын да прививка ясатырга, үз сәламәтлегең турында уйларга чакырам. Безнең укытучылар да прививка ясата башлады. Әлбәттә, шикләнүчеләр дә бар, ләкин күбесе вакцинация узарга планлаштыра, — диде Рамил Әиров.
Үзәк район хастаханәсенең табиб-эпидемиологы Азат Гайсин билгеләп үткәнчә, беренче чиратта вакцина медицина оешмалары, мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләренә, социаль хезмәтләр, транспорт өлкәсе вәкилләренә күрсәтелгән.

— Вакцинация ирекле рәвештә башкарыла. 60 яшь һәм аннан өлкәнрәк кешеләргә килгәндә, тикшерүнең өченче этабы белән бәйле рәвештә инструкция үзгәрде, һәм аларны вакцинацияләү рөхсәт ителә. 19 гыйнварга барлыгы 105 кеше прививка ясаткан.
Морт мәктәбе директоры Фәнил Һадиев коронавируска каршы икенче прививка ясаткан инде. Беренче привикадан соң нәкъ 21 көн узган. Табиблар билгеләп үткәнчә, COVID-19га каршы вакцинация ике этаптан тора: беренче вакцина кертелгәннән соң өч атна узгач, икенчесе кертелә. Фәнил Васил улы беренче прививкадан соң тәэсирләре белән уртаклашты.

— Прививкадан соң 8 сәгать узгач минем тән температурасы күтәрелде һәм бу якынча дүрт сәгать дәвамында күзәтелде. Дарулар кабул иткәннән соң температура төште, башка күтәрелмәде. Вакцинация ике этапта узу сәбәпле, мин бу эшне ярты юлда калдырмаячакмын (вакытлы кыенлыкларга карамастан) һәм эшне ахырына кадәр җиткерәчәкмен дип карар иттем. Моннан куркырга кирәк түгел дип саныйм. Өстәвенә, хезмәттәшләргә дә прививка ясаттырасы бар. Сүз уңаеннан, ике яшь белгечебез — Диана Балобанова һәм Зөлфирә Тихомировага бүген шулай ук коронавируска каршы прививка ясаячаклар, — ди Фәнил Һадиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев